ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Аскы Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң 5 санлы  “Кояшкай” балалар бакчасы-мәктәп ачылды.

Төзекләндерү эшләренә республика программасы нигезендә  9 миллион   сумнан артык акча бирелгән. Яңартылган  белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә төзекләндерү барышында түбә яңартылган, тәрәзә, ишекләр алыштырылган, җылылык, су-канализация челтәре, янгынга каршы саклану системасы, идәннәр тулысынча яңартылган. Балаларның уен бүлмәләре идәннәре дә җылытыла торган итеп эшләнгән.

Бакчаның ачылу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, төзекләндерү эшләрен башкарган “Стройком” оешмасы җитәкчесе Алмаз Мортазин катнашып, тәбрикләү сүзләрен ирештерде, бакчаны өй туе белән котлап, икесе дә уенчыклар алу өчен матди ярдәм күрсәтте.

Бакчада  өч төркемдә 37 бала йөриячәк, башлангыч сыйныфларда Әҗәкүл авылы балалары укыячак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Халыктан кергән сорауларны 2020 елның 28 сентябренә кадәр министрлыкка электрон почта адресына юлларга кирәк, электрон почта -  Lilia.Shakirova@tatar.ru

1нче сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр “Экстремизмга-юк!” айлыгы игълан ителде. Актаныш үзәк китапханәсе айлык кысаларындагы чараларны ел саен эзлелелек белән оештыра. Бу юлы китапханәчеләрнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеге белән Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Актаныш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Алсу Вәлиуллина танышты.

 

26 сентябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ике «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены Кавалеры, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» ордены иясе ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ИКЕНЧЕ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬнең зона туры уза. Актанышта оештырылган турда биш район: Азнакай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш талантлары катнаша ала.

Бүген авыл җирлекләрендә, сайлаулардан соң, яңа чакырылышның беренче оештыру утырышлары уза. Билгеле булганча, 13 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау булып узды. Районның барлык авыл җирлекләрендә   вәкиллекле органнарның оештыру утырышлары уздырылганнан соң,    муниципаль берәмлекнең уставы нигезендә,  яңа сайланган Советның беренче утырышында җаваплы кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү бурычы тора.

Актаныш авыл җирлегендә узган дүртенче чакырылышның беренче оештыру утырышында, бертавыштан,  Актаныш авыл җирлеге башлыгы итеп 1 нче сайлау округы депутаты Энгель Фәттахов сайланды. Актаныш муниципаль район Советына Актаныш авыл җирлеге Советыннан вәкил итеп, 2 нче сайлау округы депутаты Рәйхан Галимҗанова сайланды. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

18-19 сентябрь көннәрендә Мамадышта билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Көрәшчебез Фарис Хужин үз үлчәм авырлыгында икенче урын яулады, тренеры Илфир Әнвәров.

Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев һөнәри бәйрәм белән котлый.

Башкортстанның Чишмә районы "Алкино-2" поселогында урнашкан

Идел буе үзәк хәрби округы, 12 нче гвардия, инженер-сапер бригадасы белән Актаныш районы

2015 елдан үзара хезмәттәшлек итә.

Әлеге хәрби бригада белән төзелгән килешү нигезендә һәр елны төрле чаралар уздырыла. 18 сентябрь көнне дә шундый җылы очрашу узды хәрби шәһәрчектә.

"Алкино-2" шәһәрчегендәге хәрби бригада командованиесе икеарадагы мондый дустанә аралашуны бик хуплап чыкты һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховка Рәхмәт белдерде.

«Ел укытучысы» республика конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылды. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Флүс кызы Әһлетдинова "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесенең республика этабында 2 урын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International