ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә

Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты һәм "эшлекле" коррупция турында социологик сораштырулар үткәрү хакында.

Актаныш районында иң яхшы зоотехникларны, ветеринария табибларын, машина белән сыер саву операторларын, лаборантларны һәм ясалма орлыкландыру технологларын ачыкладылар. Быелгы конкурс 44 нче тапкыр “Алга” хуҗалыгында, Чуракай авылы җәйләвендә оештырылды.

Пандемия сәбәпле, быелгы конкурс көзге күчерелгән иде. Сыер саву аппаратларын тизлеккә сүтеп җыйган савымчыларның кулларына күз иярми, шулкадәр остарып беткәннәр. Теоретик белемнәрен дә күрсәттеләр. Аппаратны сыер савуга әзерләү, дөрес саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы баллар белән бәяләнде.

ЕНВД (ЕНВД)  дан файдалану эшмәкәрләр, махсус салым режимына күчмәгән очракта,  2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның гомуми режимын кулланырга тиеш булачак.

        

«Россельхозбанк» АҖ Россия Федерациясе гражданнары өчен авыл территорияләрендә торак бина төзү (сатып алу) өчен ташламалы процент ставкасы белән ипотека кредиты тәкъдим итә .

Кредитлар өлешләп төзүдә катнашу килешүе/ килешү буенча җир кишәрлеге белән торак бина яки торак йорт сатып алуга; заемчы милкендә булган җир кишәрлегендә торак йорт төзүгә, шул исәптән подрядчы оешма белән килешү буенча элек башланган торак йорт төзелешен тәмамлауга.;подрядчы оешма белән подряд килешүе буенча җир кишәрлеге алу һәм анда торак йорт төзү өчен бирелә.

ФБДУ "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" 

РТРС филиалы объектларында планлы эшләр үткәрү турында.

Атналык брифингның чираттагысы 25 сентябрьдән районда башланып китүче көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгына багышланды.

25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр Актаныш районында һәм җирлекләрдә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгы барачак. Җирлекләр, оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән кишәрлекләрдә һәм бина яннарындагы янбакчаларда дәвамлы рәвештә өмәләр үткәреп, чүп-чарны, коелган яфракларны җыячак. Чәчкәлекләрне дә киләсе ел өчен тәртипләп, кыш чыгарлык итеп әзерләп кую таләп ителә. 26 сентябрь – Бердәм агач утырту көне. Шимбә көнне һәр җирлектә күмәк агач утырту планлаштырыла. 

Мәктәпләрдә укулар башлангач, кадет мәктәбе укучылары урманчыларга беренчеләрдән булып ярдәмгә килгән, бүген кадетлар Югары Богадыдагы питомникта чүп утауда булышалар. 23 сентябрьдән агач утырту эшенә башка мәктәпләрне дә тартырга уйлый урманчылык җитәкчелеге. Яшьтән урман эше белән таныш булсалар да, безнең балалар әлеге һөнәрне сайларга бик атлыгып тормыйлар. Урманчылар әзерли торган Лубян техникумы укытучылары Актанышның беренче, икенче санлы, Ямалы, кадет мәктәпләре укучылары белән очрашып, һөнәри нечкәлек-үзенчәлекләр белән таныштырганнар. Бәлки, профориентация эшенең нәтиҗәсе булып, алдагы елларда безнең яшьләр дә табигатькә якын эшне үз итәр?!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International