УРМАННАРГА КЕРСӘҢ... ЧҮБЕҢНЕ ТҮГӘРГӘ УЙЛАМА ДА!

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Үзәкләштерелгән чүп җыю оештырылганнан соң, урманнар кешеләрнең илтифатсызлыгыннан шактый зыян күрде. Үзебезнең Актаныш урманнарына китереп ыргытылган төргәкле чүпләр, бозау үләксәләрен күргәч, “Безгә Германиядәге кебек табигать сакчыллыгына җитәргә әле...”,-дип уйлап куйганым әле дә исемдә. Сентябрьнең өченче якшәмбесендә янә җәмәгатьчелек урманчылар, урман хезмәте турында искә алды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров әлеге дә баягы югарыда телгә алган проблеманың хөкүмәт югарылыгында ук чишелеш соравын билгеләп үтте. Урманчылар чүп түгүчеләрнең шәхесләрен ачыклау өчен урманнарга фото, видеокамералар куячак. Закон кушканча, андыйлар җәзага тартылачак.

ЯШЕЛЛЕК ИЛЕ, СИН, АКТАНЫШ!

Үзебезнең Актаныш районына килгәндә, район үзәген чыршылар иленә әйләнеп бара дияргә мөмкин. Соңгы елларда Актаныш авылында 5450 төп чыршы, 1835 төп нарат утыртылган. РТС бистәсенә чыга торган дамбаның зират арты, Гамил Авзал, Төзүчеләр урамнары, 57 бистәгә чыга торган Салих Хөснияров урамындагы күпернең тирә-ягын ылыслы агачлар бизәячәк. Зәңгәр чыршы, пихта агачлары Тынычлык урамында матур гына үсеп килә. Баян Дәүләтов урамына салынган җәяүлеләр юлыннан атлаганда юкәләр озатып калачак. Актанышта утыртылган барлык агач үсентеләре әллә кайда түгел, үзебезнең Богады питомнигында үстерелгәннәр.

ПАНДЕМИЯДӘ ДӘ ЭШ ТУКТАЛМАДЫ

Быел урманчылар өчен дә шактый сынау елы булды: нәкъ эшнең кайный торган чагында укучылар дистанцион укуга күчерелде. Ел саен мәктәп укучылары белән башкарылган агач утырту язын урманчыларның үзләренә генә калды. 33 мең гектар мәйданда киселгән агачлар урынына агачлар утыртыла. Агачны утырттың да эше бетте түгел, туфрагын йомшартып, чүпләрен утап торырга кирәк. Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев әйтүенә караганда, 3330 га мәйданда тәрбия эшләре алып барылган, 340 га мәйданда корткычларга каршы көрәшкәннәр.

Бүген дә урманчылыкта эш тукталмый. Былтыр һәм быел утырткан агачлар барлана, бишьеллык, өчьеллык агачлар тикшерелә. 2020- 2021нче елларда киселәчәк кишәрлекләр билгенә.

НИ ӨЧЕН ЯШЬЛӘР УРМАНЧЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘМИ?

Мәктәпләрдә укулар башлангач, кадет мәктәбе укучылары урманчыларга беренчеләрдән булып ярдәмгә килгән, бүген кадетлар Югары Богадыдагы питомникта чүп утауда булышалар. 23 сентябрьдән агач утырту эшенә башка мәктәпләрне дә тартырга уйлый урманчылык җитәкчелеге. Яшьтән урман эше белән таныш булсалар да, безнең балалар әлеге һөнәрне сайларга бик атлыгып тормыйлар. Урманчылар әзерли торган Лубян техникумы укытучылары Актанышның беренче, икенче санлы, Ямалы, кадет мәктәпләре укучылары белән очрашып, һөнәри нечкәлек-үзенчәлекләр белән таныштырганнар. Бәлки, профориентация эшенең нәтиҗәсе булып, алдагы елларда безнең яшьләр дә табигатькә якын эшне үз итәр?!

СҮЗДӘ ТҮГЕЛ, ГАМӘЛДӘ!

Тиздән, 26 сентябрьдә “Урманнарны саклыйк!” акциясе узачак. Әгъзәп Хәмдегали улы барлык райондашларны әлеге акциягә кушылырга чакырды. Урманны ауган агачлардан, чүп-чардан чистарту, үсенте түтәлләрен карау-тәртипләү, агач утырту- бөтен Рәсәй күләмендә башкарыла торган эшләр сүздә түгел, гамәлдә чагылсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International