Атналык брифингның чираттагысы 25 сентябрьдән районда башланып китүче көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгына багышланды.
25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр Актаныш районында һәм җирлекләрдә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгы барачак. Җирлекләр, оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән кишәрлекләрдә һәм бина яннарындагы янбакчаларда дәвамлы рәвештә өмәләр үткәреп, чүп-чарны, коелган яфракларны җыячак. Чәчкәлекләрне дә киләсе ел өчен тәртипләп, кыш чыгарлык итеп әзерләп кую таләп ителә. 26 сентябрь – Бердәм агач утырту көне. Шимбә көнне һәр җирлектә күмәк агач утырту планлаштырыла. Моның өчен Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлекчәсенә караган Югары Богады авылындагы питомникта агачлар алдан ук әзерләп куелды. Җирлек башлыкларының алдан хәбәргә чыгулары сорала. Әлеге хакта һәм урманчылыкның авыл халкы, мәктәп укучылары белән туган як урманнарын саклауда, яклауда үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасы Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев таныштырды.
Көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту айлыгы Актаныш авылында да 25 сентябрьдән районкүләм өмә кысаларында башланып китә. Районның оешма-предприятие, учреждениеләре, сәүдә үзәкләре хезмәткәрләреннән үзләренә билгеләнгән кишәрлекләрдә һәм биналарның янбакчаларында өмә вакытында коелган яфракларны җыю, чәчәк түтәлләрен кышка әзерләү белән беррәттән, агачларны агарту да шарт итеп куела. Язгы чисталык икеайлыгы кысаларында да Актаныш авыл җирлегендә агач үсентеләре утырту, җирлекне яшелләндерү буенча оешмалар өмәләрдә бердәм эшләде. Барысы 861 юкә, 1585 нарат, 2250 чыршы утыртылды. Көз утырту өчен дә район үзәгендә җир кишәрлекләре әзерләнде. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильфира Сергеева үзенең чыгышында көзге өмәләрдә дә актив катнашырга чакырды.
Район халкы өмәләрдә әйләнә-тирәбезне чистартуда елдан-ел активлык күрсәтә. Бу, беренчедән, оешма-предприятиеләрнең, шәхси хуҗалыкларның берсеннән-берсе күркәм чәчкәлекләр формалаштырып, үз яшәешләренә урамнан ук райондашларны җәлеп итүе, үзтәрбия. Икенчедән, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклауда экологлар тарафыннан куелган таләпләр елдан-ел катгыйлана, штрафлар күләме дә арта.
Брифингның узган атнадагысы җир бирүдә, торак белән тәэмин итүдә эшләп килүче дәүләт программаларына кагылышлы сорауларга ачыклык кертүгә багышланган иде. Аннан соң да, хөрмәтле райондашлар, сездән сораулар булды. Бүген без торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрне “Россельхозбанк” аша бирелүче ташламалы кредитлар бирү тәртибе белән таныштырдык. Сезне кызыксындырган сорауларга район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары – торак бүлекчәсе җитәкчесе Сирина Фәнис кызы Шәехова, Россельхозбанкның «Актаныш» өстәмә офисы җитәкчесе Данияр Рәүхәт улы Салихҗанов җавап бирде.