26 сентябрьдә ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ИКЕНЧЕ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬнең зона туры узачак

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ике «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены Кавалеры, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары» ордены иясе ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ИКЕНЧЕ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬнең зона туры уза. Актанышта оештырылган турда биш район: Азнакай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш талантлары катнаша ала.

Фестиваль-конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- академик вокал (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль);

- халык җыры (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль);

- эстрада җыры (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль);

- хор;

- мастер һәм укучы (дуэт, трио, квартет, квинтет);

- вокал буенча иң яхшы педагог;

- иң яхшы җыр авторы (композитор, шагыйрь);

- иң яхшы аранжировка;

- хореография (халык биюе, халык биюен стильләштерү, классик бию, эстрада биюе - соло, дуэтлар, 4 кешегә кадәрге кече формалар, ансамбльләр);

- иң яхшы балетмейстерлык эше;

- нәфис сүз остасы.

Һәр номинациядә катнашучылар түбәндәге яшь аралыгы буенча бүләкләнә:

  • 13-17 яшь (I яшь төркеме)
  • 18-25 яшь (II яшь төркеме)
  • 26-45 яшь ( III Яшь төркеме) - 45 яшьтән өлкәнрәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International