Актаныш белән "Алкино-2" шәһәрчегендәге хәрби бригада арасында хезмәттәшлек дәвам итә

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Башкортстанның Чишмә районы "Алкино-2" поселогында урнашкан

Идел буе үзәк хәрби округы, 12 нче гвардия, инженер-сапер бригадасы белән Актаныш районы

2015 елдан үзара хезмәттәшлек итә.

Әлеге хәрби бригада белән төзелгән килешү нигезендә һәр елны төрле чаралар уздырыла. 18 сентябрь көнне дә шундый җылы очрашу узды хәрби шәһәрчектә.

"Алкино-2" шәһәрчегендәге хәрби бригада командованиесе икеарадагы мондый дустанә аралашуны бик хуплап чыкты һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховка Рәхмәт белдерде.

Быел әле бер генә районнан да килеп, солдатларны мондый татлы ризыклар белән сыйлаучы районнар булмаган икән. Әлбәттә инде, хәрбиләр үзләренең хоккей командасының Актаныш боз сараенда еллык әзерлекләрен инде берничэ ел уздырулары белән бик шат. Чөнки Уфа каласында боз арендалау бик кыйммәткә төшә икән.

Рәхмәт йөзеннән, бригада командиры узган ел безнең кадет интернат мәктәбенә 4 комплект хәрби саклану жиһазлары бүләк иткән булса, быел тагын 4 комплект бүләк итте. Әлеге җиһазлар мәктәпләргә таратылып, ОБЖ фәнен укытканда, хәрби әзерлек дәресләрендә кулланылачак.

Командирның хәрби әзерлек буенча урынбасары Фәрид Гафият улы Абдуразаковның Рәхмәт хатын район башлыгы Энгель Фәттаховка бүген Мобилизация эшләре буенча башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International