КОТЛЫЙБЫЗ!

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

«Ел укытучысы» республика конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылды. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

 

Конкурсның зона этабы Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 50 конкурсант катнашында 2020 елның 24 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр 9 зонада үткәрелде.

Ә инде Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән иң яхшы 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казан шәһәренең 175 нче һәм 180 нче гимназияләре базасында  16 нчы сентябрьдән  19 нчы сентябрьгә кадәр һөнәри осталыкта көч сынашты.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Флүс кызы Әһлетдинова "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесенең республика этабында 2 урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International