1нче сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр “Экстремизмга-юк!” айлыгы игълан ителде. Экстремизм һәм терроризм-ул бөтен кешелек өчен зур һәм реаль куркыныч. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең иң беренчел һәм нәтиҗәле юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Балалар һәм яшьләр арасында мондый профилактик эш уздыру аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә күрсәтелгән категория төрле антисоциаль һәм криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына ирешү планында иң йомшак якларның берсе булып тора. Психологик җитешсезлек, чит фикергә бәйлелек, бәяләмәләрдә һәм фикерләрдә максимализм, "ныгып җитмәгән" яшь акыллар - менә безнең балалар арасында радикаль идеяләрне җиңел тарату мөмкинлеге турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган кайбер сәбәпләр.
Балалар һәм яшьләр арасында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау-барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук гаиләләрнең өзлексез процессы.
Балаларның милләтенә, диненә, социаль, мөлкәти хәленә һәм башка шартларга карамастан, барлык кешеләргә сабыр мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.
Актаныш үзәк китапханәсе айлык кысаларындагы чараларны ел саен эзлеклелек белән оештыра. Бу юлы китапханәчеләрнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеге белән Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Актаныш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Алсу Вәлиуллина танышты.
Китапханәдә пандемия белән бәйле рәвештә, әлегә масакүләм очрашулар оештыру тыела. Шуңа күрә китапханәчеләр чараларны ачык һавада уздыра. Хезмәткәрләргә мондый төр хезмәт күрсәтү ят түгел. Җәйге чорда китап укучылар белән очрашулар районның мәдәният паркында үткәрелде. Китап күргәзмәләрен паркта ял итүчеләр дә, базарга баручылар да кызыксыну белән танышкан. “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында да шушы эчтәлектәге күргәзмә әзерләп тәкъдим ителде.