24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Яңгыратылган саннар Актанышның авыл хуҗалыгы тармагына айлык бәя бирде

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

17  сентябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар август аена нәтиҗә ясады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов үз чыгышы 1 сентябрьгә хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча кереме хакында бәян итүдән башлады.

Шунысы сөенечле, август аенда хуҗалык кассалары икмәк сату бәрабәренә саллы гына тулылануга ирешкән. Ел башыннан сөт сату  районның авыл хуҗалыгы тармагын 943 миллон сумнан артыкка баеткан. Ай эчендә бу күрсәткеч 110 миллионнан артып китә. Саннар алты урынды булса да, сөт сатудан июль  аена карый акчаны алып бетерүгә ирешә алмаганбыз.

Ит сату буенча да август аенда хуҗалыкларның минуска эшләве мәгълүм булды – хуҗалык кассалары фаразланганча тулылана алмаган. МЭТ  ите җитештерү һәм аны сатуда әле дә булса чуарлыклар сизелә. Җитештерү булмагач, ит сатудан зур табышка өмет итеп утыру ахмаклык булыр иде. Димәк, хөрмәтле җитәкчеләр, утырып уйланырлык урын бар монда. 

Күпләрдә зур кызыксыну уяткан хезмәт өчен түләү мәсьәләсенә дә Дилүс Мөхәммәтдинов тирән анализ ясады. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы 24 800 сумны тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакы белән үз хезмәткәрләрен “Чишмә” хуҗалыгы сөендерә – биредә хезмәткә айлык түләү уртача 32 952 сум.  “Нигез” хуҗалыгында бу сан 27 939га тәңгәл. Шул ук вакытта районның уртача күрсәткечләреннән шактый түбән хезмәт хакы түләүче хуҗалыклар да юк түгел. Мисал өчен, “Чиялек” җәмгыятендә адәм баласының айлык хезмәте 16 536 сум белән бәяләнә.

Дилүс Зөлфәт улы залда утырган җитәкчеләргә республиканың, аерым районнарның да авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакларын тәкъдим итте. Күрше районнар белән чагыштырганда, Актанышта хезмәткә бәя түбәнрәк килеп чыга. (Әтнә – 27 967 сум, Минзәлә – 27 497 сум, Мөслим – 27 136 сум). Республика буенча уртача хезмәт хакы уртача 26 627 сум.

Саннар белән танышкач, залда утыручылар канәгатьсезлек белдерде. Алар күрсәтелгән хезмәт хакларын объектив түгел дип саный, чөнки ул районнарда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең саны, безнеке белән чагыштырганда, күпкә кимрәк.  Мисал өчен, бүгенге көндә Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагында 1 908 кеше исәпләнә. Алдагы киңәшмәгә хезмәт хакын кеше саны исәбеннән чыгып анализларга кирәк дигән тәкъдим әйтелде.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов исә хуҗалыкларда хезмәт хакын арттырырлык резерв бар дип исәпли. “Ел уңай килде. Бәяләр тотырыклы. Икмәк һәм аңа бәя бар – моны тармак хезмәтчәннәре хезмәт хакларында да тойсын иде. Анализлагыз, резервларыгызны карагыз!”. – дип мөрәҗәгать итте Энгель Нәвап улы хуҗалык җитәкчеләренә.

Сентябрь аена  Актаныш районы 35 668 баш МЭТ белән аяк баскан. Ел башыннан 476 баш мал арттыруга ирешкәнбез.  Шул вакыт аралыгында 9 294 бозау алынган, ай эчендә – 1056. 490 терлек үлеменә юл куелган – сан шактый зур кебек тоелса да, соңгы елда терлек сакланышына игътибар арту сизелә, бу аеруча терлек үлеме кимүдә чагылыш таба.

Тик менә сыер-таналарны каплату буенча хуҗалыклар куелган планны үтәп чыгарга охшамаган – димәк, болай дәвам итсәк, бозау алуның да  минуска китү куркынычы зур. Моңа юл куйсак, авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге нинди булыр? Гомумән, булырмы ул?

Әлеге җитди сорауны район башлыгы җитәкчеләргә генә түгел, баш мал табибларына, зоотехникларга, ясалма орлыкландыру технологларына юллады. Маллар үлеменең, сыерларның бракка чыгарылу  сәбәпләре нәрсәгә барып тоташа? Менә шуны ачыкламый торып, офыкта яктылык күренер кебек түгел.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров  малларның бракка чыгарылуында чамадан артык биологик актив өсмәләр куллану да үз ролен уйный дип исәпли. Шуңа күрә дә ул бу юнәлешкә игътибарны арттыруны сорады. Урынбасар шулай ук сөт анализлары, мал торакларына дизенфекция үткәрү ешлыгы буенча анализ ясады. Аның тарафыннан җирлек башлыкларына, хуҗалыктагы җаваплы затларга үләт базларын тәртипкә китерү бурычы йөкләтелде. 

Терлекчелек тармагының һәр бүлеген колачлаган 24 форма-киңәшмә хуҗалыклар алдына бу юлы да хата-кимчелекләрне төзәтү юнәлешендә эш нәтиҗәлелеген арттыру таләбен куйды. Көзге кыр эшләрен дә вакытында төгәлләү шарт. Кыскасы, җиң сызганулы килеш кала. Өстәвенә, яңа гына башланган кебек тоелган ел ахырына якынлаша  – бу инде итәк-җиңнәрне җыя башларга вакыт  дигән сүз. “Ел ахырына нинди нәтиҗәләр белән киләсез? Анализлагыз, эшчәнлегегезне бәяләгез!”, - диде бу уңайдан район башлыгы  Энгель Фәттахов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International