Терлекчелек тармагы алдынгыларны билгеләде

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы августка йомгак  ясап, ай эчендәге югалту-табышларын барлады.

Гомуми нәтиҗәләр анализланганнан соң, терлекчелек тармагында җиң сызганып, эшне күңел биреп башкарган хуҗалыклар аталып, аларга район хакимияте тарафыннан әзерләгән акчалата премияләр тапшырылды.

Август аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Башак” җәмгыяте танылды. Хуҗалыкка  алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Икенче урынны лаеклы төстә “Нигез” хуҗалыгы яулап, 25 мең сум премиягә ия булды.

Алдынгылар өчлеген йомгаклаган “Наратлы” хуҗалыгы 20 мең премия белән хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International