ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2020 ел
шимбә

24 форма-киңәшмә Актаныш районының аерылгысыз бер тамгасы, атрибуты кебек. Терлекчелекне әлеге форматта бәяли башлаганга 20 ел гына бардыр. Гадәттә, “Яшьлек» милли мәдәни үзәгендә уза иде ул. Терлекчелектә иң югары үсешкә ирешкән хуҗалыкка Акбүзат, артта сөйрәлә торганына Ташбака бирелгәнен дә хәтерлим әле мин. “Ни өчен безгә Ат булмады?”, яки “Алмыйм мин Ташбаканы, минем хуҗалыкта эшләр ярыйсы әле, нигә “Н” хуҗалыгын яклап каласыз, аларга тиеш”,- дип даулаша иде рәисләр. Ул чорлар күптән артта калды. Район хуҗалыклары авыл хуҗалыгының соңгы казанышлары белән коралланып, ит һәм сөт продукциясен фәнгә нигезләп җитештерә башлады. Үзебезнең ветеринария лабораториясен генә алыйк: сыер авызына эләгә торган азыкның ничә проценты аксым, күпмесе май, ничәседер протеин икәнен чутлап, ясап бирә бит. (Әле кешеләр арасында ризыкның майлылыгын санап ашаучылар сирәк...) Димәк, терлекчелек турында егерме ел дәвамында, елга унике тапкыр сөйләшә торгач, шактый гына белем, тәҗрибә тупланган, 24 форма-киңәшмә терлекчелекне алга илтә торган көчле этәргеч булган. Юкка гына Актаныш районы терлекчелек юнәлешендә республикада беренче бишлеккә кермәгәндер. Сөт күләме буенча да 250 мең тоннага кадәр җитештерүгә ирештек. 

Актаныш районы җитәкчелеге шимбә иртәсен, гадәттәгечә, эшлекле киңәшмә белән башлап җибәрде. Район башлыгы Энгель Фәттахов беренче булып сүзне Иске Байсар авылында үз тырышлыгы һәм инициативасы белән хоккей түгәрәген оештырган Ганиевка бирде.

Тере, матур, ап-ак яулык япкан әбекәйне күргәч һич кенә дә 100 яшь тула димәссең! Гөлчәчәкләргә күмелеп, өй түрендә олуг юбилее белән котлаучыларга изге теләкләр генә теләп утырды бүген Гөлбүләк апа Димиева. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызда яшәүче алты йөзьяшәрнең берсе булган Гөлбүләк Шаһишәрип кызына Россия президенты В. Путинның котлау хатын тапшырды. Үз исеменнән әбекәйне тәбрикләп, ун мең сум күләмендә акчалата бүләген дә бирде. Ә әбекәй һәркемне таный, белә:

- Энгель улым, син бит мине яңа өйле иттең, өемне котларга да килдең, рәхмәт сиңа,- дип Гөлбүләк апа район башлыгының аркасыннан сөйде.


 


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Балаларны мәктәпләргә йөртүче автобуслар, аларның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү-бирмәве бу юлы да район комиссиясе утырышында җитди мәсьәләләр сафында каралды.

Мәктәп автобусларына куелган таләпләр буенча районның автотранспорт хуҗалыгына дәгъва юк. Тик менә бу юнәлештә мәктәпләр үзләре, төгәлрәк әйткәндә, мәктәп директорлары битарафлык күрсәтә. 2020 -2021 уку елының икенче чиреген башладык, мәктәпләрдә өченче ай укулар бара. Шушы вакыт эчендә Актаныш үзәгендәге беренче һәм икенче мәктәп директорлары әле дә булса автобусларны балаларны озатып йөрергә тиеш булган укытучылар белән тәэмин итмәгән!

 Берничә көн дәвамында яткан кар кышка әзерлекне тизләтеп җибәрде. Бүген “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Ленин паркындагы эскәмияләрне, чүп урналарын алып, аларны кышкы саклауга урнаштыра.

12 ноябрь көнне, юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында , әлеге дүрт үлем буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рафак Ризванов тулы анализ ясады.

12 ноябрь көнне Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкче итеп Әхмәтгалиев Камил Нургаяз улы билгеләнде. Камил Әхмәтгалиевны җирлекнең депутатлар составына район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.

Актаныш районы терлекчеләренең 2020 елның октябрь ае йомгаклары буенча 24 форма киңәшмә онлайн рәвештә узды. Киңәшмә эшенә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

Агымдагы елның 10 ае эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр үз хезмәтләренә бәя алды.

24 нче форма киңәшмә нәтиҗәләре буенча октябрь ае алдынгысы булып “Чишмә” агрофирмасы танылды. Агрофирма директоры Ирек Галимовка җиңү билгесе- “Чаптар ат” сынына лаек булды.

“Бүләк” өстәмә белем бирү үзәге” базасында гамәлләштерелгән чараның тагын бер үзенчәлеге – бирегә райондагы яшьләр җирлек башлыклары белән бергә чакырылган иде. Бу аңлашыла да, чөнки алар җирлекләргә яшьләрчә сулышны, яшьләр сәясәтен кулга-кул тотынып кертергә тиеш булалар.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов чираттан тыш район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рафак Ризванов, Актаныш автортранспорт предприятиесе җитәкчесе Айзат Зиннуров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов һәм башка вазыйфаи затлар үз эшчәнлекләре буенча хисап тотты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International