24 НЧЕ ФОРМА КИҢӘШМӘ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ОКТЯБРЬ АЕ АЛДЫНГЫСЫ- «ЧИШМӘ» АГРОФИРМАСЫ

2020 елның 13 ноябре, җомга

Актаныш районы терлекчеләренең 2020 елның октябрь ае йомгаклары буенча 24 форма киңәшмә онлайн рәвештә узды. Киңәшмә эшенә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

Агымдагы елның 10 ае эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр үз хезмәтләренә бәя алды.

24 нче форма киңәшмә нәтиҗәләре буенча октябрь ае алдынгысы булып “Чишмә” агрофирмасы танылды. Агрофирма директоры Ирек Галимовка җиңү билгесе- “Чаптар ат” сынына лаек булды.

2 урында “Әнәк” агрофирмасы,

3 урында “Нигез” хуҗалыгы. Энгель Нәвап улы әлеге авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчеләренә акчалата бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International