СЫЙЛЫ, СЫЕРЛЫ БАЙСАРГА КАЙЧАН ТИГЕЗЛӘНЕР ЯМАЛЫ?(ВИДЕО+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 14 ноябре, шимбә

24 форма-киңәшмә Актаныш районының аерылгысыз бер тамгасы, атрибуты кебек. Терлекчелекне әлеге форматта бәяли башлаганга 20 ел гына бардыр. Гадәттә, “Яшьлек» милли мәдәни үзәгендә уза иде ул. Терлекчелектә иң югары үсешкә ирешкән хуҗалыкка Акбүзат, артта сөйрәлә торганына Ташбака бирелгәнен дә хәтерлим әле мин. “Ни өчен безгә Ат булмады?”, яки “Алмыйм мин Ташбаканы, минем хуҗалыкта эшләр ярыйсы әле, нигә “Н” хуҗалыгын яклап каласыз, аларга тиеш”,- дип даулаша иде рәисләр. Ул чорлар күптән артта калды. Район хуҗалыклары авыл хуҗалыгының соңгы казанышлары белән коралланып, ит һәм сөт продукциясен фәнгә нигезләп җитештерә башлады. Үзебезнең ветеринария лабораториясен генә алыйк: сыер авызына эләгә торган азыкның ничә проценты аксым, күпмесе май, ничәседер протеин икәнен чутлап, ясап бирә бит. (Әле кешеләр арасында ризыкның майлылыгын санап ашаучылар сирәк...) Димәк, терлекчелек турында егерме ел дәвамында, елга унике тапкыр сөйләшә торгач, шактый гына белем, тәҗрибә тупланган, 24 форма-киңәшмә терлекчелекне алга илтә торган көчле этәргеч булган. Юкка гына Актаныш районы терлекчелек юнәлешендә республикада беренче бишлеккә кермәгәндер. Сөт күләме буенча да 250 мең тоннага кадәр җитештерүгә ирештек. Әлбәттә, күрсәткечләрнең беркадәр өлеше шәхси секторда җитештерелгән продукциянеке. Соңгы елларда авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеген бәяләүдә иң әһәмиятле критерий булып тора ул. ӘГӘР СИН ҖИТӘКЛӘГӘН АВЫЛДА СЫЕР, САРЫК, АТ АСРАУНЫ АРТТЫРСАЛАР, КҮПЛӘП ИТ-СӨТ САТЫП, ТАБЫШ АЛСАЛАР- ХАЛЫК ТА БӘХЕТЛЕ(гаилә бюджетына саллы ярдәм), БАШЛЫК ТА МАКТАУЛЫ!

Октябрь ае йомгаклары буенча мактаулы башлык булып Иске Байсар авыл җирлеге җитәкчесе Рәмис Кадыйров танылды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Чаптар ат тапшырганда  булдыклы җитәкченең йөзе кояштай балкыды. 25 җирлек арасында бара торган бәйгедә җиңеп кара әле син!

- 2018 елда авыл җирлекләренең терлекчелек юнәлешендәге эшчәнлеген бәяләп, бюеренче урын алган менә шушы атны бирә башладылар. Иң беренче булып атны җирлек башлыклары арасында мин алган идем. Шуннан соң ат бүтән минеке булмады, өч елдан соң гына кулга эләкте,- ди Рәмис Кадыйров.

- Бу бәхет ничек елмайды әле?- дим Рәмис Мөхәммәтхәмис улына.

- Иске Байсарда моннан биш-алты ел элек халык кинәт кенә малны киметә башлады. Ике көтү бар иде, бергә калды.

- Сәбәпләрен әйтә аласызмы?

- Авыл юл буена урнашкан бит, кеше күзәтеп йөри- кайда хезмәт хакын тоткарламыйлар, кайда күбрәк бирәләр- шунда эшкә китә, гаиләдәге ире дә, хатыны да сменалы эшкә керүчеләр бар, алар мал карый алмыйбыз, диләр. Аннан авыл өлкәнәя, сәламәтлек булмагач, олы яшьтәгеләр сыерны бетерде.

- Октябрь аенда ничек җиңүгә ирештегез, сере нидә соң?

- Әллә ни сере юк аның. Мал арттыручыларга дәүләт ярдәме бирелә башлагач, күңелдән генә терлек асрардай кешеләрне барлый башладым.

Авыл җирлеге башлыгы йортларына кереп ишек каккач, Раил белән Гөлнара Әсәдуллиннар уйга кала. “Мини-ферма” программа кызыклы, ләкин көн саен законнар үзгәреп торганда, дәүләткә ышанып, өтелмәбезме, дип курка алар. Куркуны җиңәргә, Рәмис Кадыйров үзе ярдәм итә.

- Кайчакта кешене дәртләндереп җибәрергә генә кирәк. Безнең халык җиде тапкыр уйлап, бер тапкыр кисәргә өйрәнгән бит. Тәвәккәллек җитми. Документлар артыннан бергәләп йөрдек. Әсәдуллиннар белән бергә Илнур белән Гөлнара Кашаповлар да “Мини ферма” программасына керде, сыер санын бишкә кадәр арттырдылар.

ПАНДЕМИЯ ИСКЕ БАЙСАРДА СЫЕР САНЫН АРТТЫРГАН

Иске Байсарда тагын бер мал асраучы артуга коронавирус пандемиясе ярдәм иткән. Русларның “Не было бы счастьяда несчастье помогло!” дигәне кебек булган инде бу! Ерак юлларга рейска чыгып акча эшләгән Филүс Латыйпов апрель аенда эшсез кала, авыл башлыгы “Әллә тотынасыңмы?”-дип кыздыргач, абзардагы терлек санын сигезгә җиткерә.

- Мал асрардай тагын берничә гаиләне күздә тотам әле мин. Шунысы тоткарлый: “Мини ферма” программасына катнашу өчен яңа абзар төзергә кирәк, һич булмаганда лапасның яңа булуы шарт.

Сөт сатуда да байсарлылар узган ел белән чагыштырганды ыргым ясаган, 2019 елда 383 центнер, 2020 елның шушы вакытына 487 центнер сөт сатканнар.

- Халык сөттән саф табыш ала. Былтыр ноябрьдә литрына 24 сум белән исәп-хисап ясадылар, быел бәя бераз төште, әмма районда яхшылардан санала- 22 сум,- ди Рәмис Кадыйров.

Иске Байсарда сөт җыю конкурент шартларда- берьюлы өч сөт җыючы урамнарга тарала: Чуракайдан “ИП Нәбиев”, Байсардан “КФХ Нәбиева”, Сәфәрдән “ИП Сәйфетдинов” халык сөтен Мөслимгә, күрше Башкортстанның Яркәй авылына илтәләр.

- Сөт җыючылар бу заводлар белән күптән эшли, алар ышанычлы, сөт җыярга махсус техника да бирәләр, эшмәкәргә бурычка акча белән дә ярдәм итәләр, бәяне дә киметмиләр, шуңа Иске Байсар сөте Актаныштан читкә китә,- дип бераз сөт бизнесының серләрен ачты авыл башлыгы.

24 форма-киңәшмәдә район башлыгы Энгель Фәттахов авыл башлыкларына:

 -  Җирлектә иң иң олы кеше сез! Идеолог та, әйдәп баручы да, юнәлеш бирүче дә - сез! Рәйхан Флүсовна, (район Советы рәисе урынбасары, авыл җирлекләрендә терлекчелек торышына анализ ясады), анализлагыз, авыл башлыкларыннан таләп итегез, кирәксә, без ярдәм итәрбез, авыл халкына программалар турында аңлатыгыз!- дип юкка гына мөрәҗәгать итмәгәндер.

Кайчандыр терлек асрап рәхәтләнгән Татар Суыксуы, Татар Ямалысы авылларында сыер саны бермә-бер кимеп бара. Югыйсә, печәнлекнең оясында яшиләр, бакча артларында электән үк безнең кыр ягы төшендә дә күрмәгән эскерт-эскерт печән, тау-тау өелгән кипләр тезелеп торган Суыксу авылы бит ул!

- Безенең авылны сыерсыз калдыручы- лейкоз авыруы гына,- дип көрсенә Татар Суыксуы авыл башлыгы Гүзәлия Хамматуллина.

Мари Суыксуы һәм Яңа Кормаш авылларында ике көтүдән бергә калган, Татар Суыксуында өч көтүдән ике көтү чыга. 4-5 ел элек Карт авылында 100(!) сыер булган, хәзер 10  сыер асрыйлар.

- Халык картая, асрардайлары сыер белән интеккәнче дип, печән сату кәсебенә күчте, болыннан печән әзерлиләр дә район буйлап сатып акча эшлиләр. Яшьләргә эш юк, ямь юк авылда. Хуҗалыкта акча түләмәгәч, терлекчелектә эшләгән ике гаилә башка районга күченеп китте,- дип Гүзәлия ханым “Мини-ферма” программасы турында да халыкны таныштыруын әйтте.  Кызганыч, башлык сайлаган гаиләләр ышанычны акламаган, төрле сәбәпләр белән программага катнашудан баш тартканнар.

Сөткә дә Суыксуда иң түбән бәя: СПСК “Агыйдел” авылдашларының бер литр сөт җитештерүен 20 сум белән бәяли, ә “ИП Идрисов” 19 сум 50 тиен хак куйган. Бик кызганыч!

Ямалы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев”Эх, бу программалар ун-унике ел элек кирәк иде, ямалылар да читтә йөрмәс иде”,- дип уфтана.

УФТАНЫРЛЫК ХӘЛДӘ ШУЛ ЯМАЛЫ. Бер ел эчендә Ямалыда сыер саны 376дан 357гә калган. 19 хуҗалык сөтлебикәсен юк итеп, лапасын бикләп куйган. “Сыер бит ул ихатаның җаны! Җансыз калабызмыни, ничек күршеләр алдына чыгыйм?!”- дия иде 80 яшьлек бабаем, ул-киленнәре “Сыерны бетер, әткәй”- дип ялынгач. Күпләргә бу сүзләр таныштыр. Ә бүген малларны бетереп авылларыбыз җансыз кала түгелме? Әнә шунысын аңлау, кабул итү- иң авыры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International