12 ноябрь көнне Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкче итеп Әхмәтгалиев Камил Нургаяз улы билгеләнде. Камил Әхмәтгалиевны җирлекнең депутатлар составына район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.
Рәйхан Флүс кызы яңа җитәкчегә хезмәт вазыйфасында уңышлар теләде.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Камил Нургаяз улы 1972 елда Иске Әлемдә туган. Хезмәт юлы 1992 - 2018 елларда Россия ЭЭМ белән бәйле. Гаилә хәле: өйләнгән.
Искәртеп үтәбез, моңа кадәр Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Мәхтүмҗан Хөрмәев әлеге вазыйфадан үз теләге белән азат ителде.