11 ноябрь көнне Актаныш районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Өч транспорт катнашында килеп чыккан авариядә кем гаепле – монысын махсус экспертиза билгеләячәк. Тик шунысы мәгълүм: җиңел машина килеп бәрелгән трактор прицебында яктырткыч утлар булмаган.
Билгеле, рәсми төстә экспертиза нәтиҗәләре билгеле булмый торып, берәүне дә гаепле дип атарга хакыбыз юк. Әмма хатын-кыз пассажирның гомере өзелү сәбәпләре тагын кеше факторына барып тоташа кебек. Юкса, бу атнада гамәлләштерелгән сишәмбе брифингында гына да тагылма агрегатлар, үзйөрешле техникаларның төзек булырга тиешлеге хакында җитди сөйләшү дә булган иде. Яктырткыч утларның әһәмияте көзге-кышка чорда аеруча мөһим икәне дә кат-кат искәртелде.
Актаныш –Уразай арасында килеп чыккан фаҗига район буенча юл-транспорт фаҗигасендә вафат булучылар санын тагын бергә арттырып, юл корбаннары дүрткә җитте.
12 ноябрь көнне, юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында , әлеге дүрт үлем буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рафак Ризванов тулы анализ ясады.
Россия ЭЭМның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов исә үз чыгышында район юлларындагы 10 айлык вәзгыятьне яңгыратты. Шушы вакыт аралыгында Актаныш районы территориясендә 18 җитди авария теркәлгән, аларның өчесе үлем белән төгәлләнгән. Саннар ни дәрәҗәдә куркыныч тоелса да, быел юл фаҗигаләре буенча статистиканың узган ел белән чагыштырганда уңай якка үзгәрүен билгеләп үтми мөмкин түгел. 2019 елның 10 аенда без юлларда сигез кешене “югалткан” идек.
Илшат Илфир улы уңай динамикага ирешүне юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең нәтиҗәле эшчәнлеге, аварияләр еш теркәлә торган көннәрдә рейдларның көчәйтелүе, районның ЮХИДИ идарәсендә хезмәткәрләрнең артуы белән дә бәйләп аңлатты. Алга китеш бар, тик бу юнәлештә эшлисе эшләр дә шактый кала бирә.
Юл-транспорт фаҗигаләренә китерүче сәбәпләр арасында исә беренче урында әле дә булса тизлек кагыйдәләрен үтәмәү кала. Юл киселешләре шулай ук әледән-әле аварияләргә сәбәпче булып тора. Кызганычка каршы, теркәлгән һәлакәтләрдә велосипедчыларның, җәяүлеләрнең дә гаебе бар.
Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән комиссия утырышында юллардагы вәгзыять җентекләп анализланды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан муниципаль программа үтәлеше каралды, мәктәп автобуслары буенча мәгълүмат җиткерелде.
Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең әлеге утырышы да җаваплы затларга җитди бурычлар өстәде. Юл хәрәкәте иминлегенең даими контрольдә булырга тиешлеге район башлыгы тарафыннан кат-кат искәртелде.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү дә системалы рәвештә оештырылса гына, аның нәтиҗәсе булачак. Мәктәп укучылары бүген юл хәрәкәтендә катнашучыларның шактыен тәшкил итә. Бигрәк тә Актаныш үзәгендә хәл кискен, чөнки бала мәктәпкә килгәндә, машиналар шаукымы белән даими очрашып тора. Шуңа күрә мәктәп укучыларына светофор, җәяүле кичү кагыйдәләрен һәрвакыт искәртеп тору кирәклегенә басым ясалды, аларның тышкы киемнәрендә, сумка-рюкзакларында утны кайтарткыч элементлар булдыру да мәҗбүри таләп итеп куелды.
Утырышта район башлыгы Энгель Фәттахов күтәргән тагын бер җитди проблема – Актанышның үзәк урамнарын төнге вакытта яшьләр автоузыш трассасы итеп куллану. Ике ай эчендә менә шундый ваемсызлык нәтиҗәсендә ике машинаның баганага бәрелү очрагы теркәлде. Әлеге мәсьәлә җитди контрольгә алынды.