Тере, матур, ап-ак яулык япкан әбекәйне күргәч һич кенә дә 100 яшь тула димәссең! Гөлчәчәкләргә күмелеп, өй түрендә олуг юбилее белән котлаучыларга изге теләкләр генә теләп утырды бүген Гөлбүләк апа Димиева. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызда яшәүче алты йөзьяшәрнең берсе булган Гөлбүләк Шаһишәрип кызына Россия президенты В. Путинның котлау хатын тапшырды. Үз исеменнән әбекәйне тәбрикләп, ун мең сум күләмендә акчалата бүләген дә бирде. Ә әбекәй һәркемне таный, белә:
- Энгель улым, син бит мине яңа өйле иттең, өемне котларга да килдең, рәхмәт сиңа,- дип Гөлбүләк апа район башлыгының аркасыннан сөйде.
.jpg)
Әйе, Гөлбүләк апа кебекләр илебезнең иң олы бүләгенә лаек буын. Бөек Ватан сугышының кыл уртасында кайнаган ире Хаҗиәхмәтнең истәлеге әлеге йорт. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак 2010 нчы елда төзеп, Гөлбүләк Димиевага тантаналы шартларда йорт ачкычы тапшырыла. Шул көннән башлап улы Мирхәт, килене Халидә белән яңа нигездә яши ак әби.

Соңгы вакытларда Актанышта кызы Гөлсәгыйдә, кияве Илгиз Саниевлар тәрбиясендә ул.

Моннан нәкъ бер гасыр элек Иске Солтангол авылында туа Гөлбүләк исемле кыз. Әтисе вафатыннан соң өч көн үткәч туганга, әнисе аңа “Гөлбүләк” дип исем куша. Исеме җисеменә туры килә Гөлбүләкнең, кешеләргә гомер буе шатлык кына өләшә.
.png)
Юбилярны котларга килгән Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов: “Гөлбүләк апа һәр кеше белән тату булды, авылдашлары белән сүзгә килгәнен ишетмәдек,”-дип тасвирлый аның холкын. Гөлбүләк хатыны вафат Хуҗиәхмәткә кияүгә килгәндә, ирнең биш яшьлек улы да була. Олы улын ятимлектән аралап, әни җылысын бүләк итә яшь хатын. Гаиләне түгәрәкләп бер-бер артлы тагын дүрт бала туа.
.png)
Колхозның бер эшеннән дә калмый батыр йөрәкле ханым: 14 яшеннән колхозда эшли башлый, бәрәңге, чөгендер үстерүдә алдынгылыкны бирми. Фермада терлекләр дә карый, печән әзерли, басуда чүп утауда да катнаша. Лаеклы ялга чыккач, озак еллар колхоз ашханәсенә икмәк пешерә. Авылдашлары үтенечен дә беркайчан кире какмый уңган Гөлбүләк: мәҗлесләргә аш-су өстәлләре әзерләшә, чәк-чәк пешерергә дә гел аны чакырганнар.
Илсур Фәттахов “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчелеге исеменнән Гөлбүләк әбигә чәчәк гөлләмәсе белән җылы юрган, ә җирлекнең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин истәлекле бүләк алып килгән иде. Гөлбүләк апа әле дә хәтерле, үткән елларны искә алды ул авылдашларын күргәч.
Бүген әбекәйне котларга барлык балалары, оныклары, оныкчыклары төп нигезгә җыелды. Ерак араларны якын итеп туганнар да кайткан. Нәсел, гаиләнең тоткасы булган Гөлбүләк апа хөрмәтенә көндез Коръән укыту мәҗлесен үткәргәннәр. Димиевләрның табыннары мул һәм түгәрәк.
- Әнкәебез безне гомер буена “Корт анасы” кебек бергә туплап тотты, бүген дә ул үз ролендә, исән генә булсын!- дип тели барысы.
Амин, шулай гына була күрсен! Без дә ихлас күңелдән Гөлбүләк апаны 100 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Бүгенгедәй көтәренке кәефле, җор телле, һәм әлбәттә, сау-сәламәт булуын телибез!
Йөзьяшәр әбекәй район башлыгы Энгель Нәвап улы белән аралашканда киләсе очрашуны тагын биш елдан соң дип килеште.

Димәк, озак көтәсе түгел, Гөлбүләк апа белән 105 яшендә күрешергә язсын!