12 ноябрь көнне Актанышта гамәлләштерелгән Яшьләр форумыннан соң әлеге сорауны “әйе, һичшиксез яшьләр авылларны яшәтәчәк, алай гына да түгел, җирлекләр яңача яши башлаячак”, - дип җаваплыйсы килә, чөнки бүген яшь буынга район җитәкчелеге белән беррәттән Татарстан Республикасы да ярдәм кулы суза.
Актанышта киң яңгыраш алган форум быел инде икенче тапкыр үткәрелә. Аның тәүгесе "Республика балалар оешмалары советы" иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән гамәлләштерелгән булса, икенчесен оештыруда инициативаны районның яшьләр бүлеге белдерде.
Сүз дә юк, бүген Актаныш районында яшьләр күп, әмма аларга бердәм хәрәкәт җитми. Шуңа күрә дә авыл яшьләре форумының төп максаты – һәр авыл җирлегендә яшьләр эшен җанландырып җибәрү, авылларга туры килгән дәүләт программаларын нәтиҗәле кулланырга өйрәнү. Бүгенге чараның ТР аграр яшьләре берләшмәсе белән берлектә оештырылуы да шушы эшчәнлеккә юнәлтелгән. Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан да яклау тапты.
“Бүләк” өстәмә белем бирү үзәге” базасында гамәлләштерелгән чараның тагын бер үзенчәлеге – бирегә райондагы яшьләр җирлек башлыклары белән бергә чакырылган иде. Бу аңлашыла да, чөнки алар җирлекләргә яшьләрчә сулышны, яшьләр сәясәтен кулга-кул тотынып кертергә тиеш булалар.
Форумда катнашучылар өчен бүген бик җанлы, бай эчтәлекле программа тәкъдим ителгән иде. Республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова чыгышын яшьләр аеруча зур кызыксыну белән тыңлады.
Чараның рәсми ачылышында Актанышның киләчәк буынын район башлыгы Энгель Фәттахов, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының районнар белән эшләү секторы җитәкчесе Илнур Сагитов сәламләде.
Форумда катнашучылар җитәкчелек белән аралашу вакытында үзләрен борчыган проблемаларны да күтәрде. Иң кызыгы, алар барысы да нәкъ менә авылда яшәгән яшьләрнең барысын да борчый торган мәсьәләр булып чыкты, ягъни бүген авыл яшьләре үзләре үк авылларга комплекслы үсеш программалары кирәклеген тоемлый һәм бу нисбәттән җитәкчелектән ярдәм өмет итә.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Актаныш яшьләренең инициативаларын хуплап кына калмады, ә аларга ныклы ярдәм дә вәгъдә итте. Мисалга авылда яшәүчеләрнең спорт корылмаларына, спорт инвентарьларына ихтыяҗын китереп була. Бу юнәлештә район соңгы елларда аеруча көчле яңарыш кичерә һәм бу чик түгел. Әгәр яшьләр авыллардагы спортны үстерү яклы икән, киләчәктә җирлекләрдә спорт мәктәбе филиалларын ачу да күздә тотыла.
“Иң мөһиме, җирлекләрдә авыл яшьләренең үсеш стратегиясе планы булдырылсын иде. Ниятләгән эшләрнең нәтиҗәсе булсын! Безгә дә сезнең ярдәм кирәк, яшьләр! Шушы форумнарның дәвамын җирлекләрдәге очрашулар формасында күрәсе килә. Аралашып, уртак планнар белән янарга кирәк!” – диде бу уңайдан форумның дәрәҗәле кунагы Илнур Сагитов.
Актаныш районында барлыкка киләчәк яшьләр активы хакындагы җитди сөйләшүдә 24 авыл җирлегеннән 50гә якын яшь райондашыбыз катнашты. Тик менә форумда Иске Сәфәр һәм Иске Айман җирлекләреннән яшьләр булмау гына кәефне төшерде. Аларның позициясе аңлашылмады - авыллар яңа сулышка мохтаҗ түгелме, әллә бу җирлекләрдә яңалыкны кабул итәрдәй яшьләр юкмы?