ШИМБӘ ИРТӘСЕ- ЭШЛЕКЛЕ ПЛАНЕРКАДАН

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Актаныш районы җитәкчелеге шимбә иртәсен, гадәттәгечә, эшлекле киңәшмә белән башлап җибәрде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов беренче булып сүзне Иске Байсар авылында үз тырышлыгы һәм инициативасы белән хоккей түгәрәген оештырган Артур Ганиевка бирде.

Артур Ганиев, хоккей буенча дөньякүләм җиңүләргә ирешкән, республика, районыбыз горурлыгы, танылган хоккейчы Лиана Ганиеваның абыйсы. Гаиләдәге “хоккей” чирен авылдашларына да йоктырган спортчы егет көннәр суытуга балалар белән шөгыль-дәресләрне башлап җибәргән. Хоккейга өйрәтү өчен фанатлык кына җитми.

Бүген Иске Байсардагы шугалак яктыртылмаган, балаларга киенеп- чишенергә өйчек тә юк. Шугалакны боз белән катыру өчен дә ярдәм кирәк. Район башлыгы Энгель Фәттахов башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәевкә һәм спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиевкә тиз арада әлеге проблеманы хәл итәргә боерды.


Актаныш районындагы “Россельхозбанк» җитәкчесе Данияр Салихҗанов “Авыл ипотекасы” программасына катнашу таләпләренең халык файдасына йомшаруын хәбәр итте.

Актаныш районы мәгълүмат үзәгенә әлеге теманы масскүләм мәгълүмат чараларында яктырту бурычы йөкләнде.


Район Советының оештыру эшләре бүлеге мөдире Миләүшә Гыйлаева район Советы рәисе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары эшчәнлегенә анализ ясады, атна эчендә план нигезендә үтәлгән, яисә үтәлмәгән бурычлар ачыкланды.

Соңгы йөкләмәләрнең үтәлмәү сәбәпләре ачыкланды, җаваплыларга район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан кисәтү ясалды.


Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева эшмәкәрләргә яңа бизнес ачуны рәсмиләштерү, теркәүнең юл картасы турында сөйләде.


Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйгесе” нигезләмәсе белән таныштырды.

Энгель Нәвап улы киләсе елда әлеге конкурста үзебезнең хезмәттәшләрне дә югары дәрәҗәдә әзерләп катнаштыру максатын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International