Берничә көн дәвамында яткан кар кышка әзерлекне тизләтеп җибәрде. Бүген “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Ленин паркындагы эскәмияләрне, чүп урналарын алып, аларны кышкы саклауга урнаштыра.
Игътибар итсәгез, оешма әлеге эшне ел саен башкара. Көз ахырларында утыргычлар, чүп савытлары сүтеп алына, яз җиткәч исә алар кабат үз урыннарына кайта.