ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕНДӘ КЕМ ГАЕПЛЕ: Район башлыгы Энгель Фәттахов чираттан тыш юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышын уздырды (ВИДЕО)

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов чираттан тыш район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рафак Ризванов, Актаныш автортранспорт предприятиесе җитәкчесе Айзат Зиннуров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов һәм башка вазыйфаи затлар үз эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Һәр чыгыш ясаучы юл иминлегенә киртә булган проблемалар турында сөйләде- гражданнарның гап-гади юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәвеннән башлап, җитәкчеләрнең үз эшләренә җаваплы карамавы район җитәкчелегендә урынлы борчу уята.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International