Балаларны мәктәпләргә йөртүче автобуслар, аларның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү-бирмәве бу юлы да район комиссиясе утырышында җитди мәсьәләләр сафында каралды.
Мәктәп маршрутында йөрүче техникалар буенча мәгълуматне автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Айзат Шакиров җиткерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, быелгы уку елында балаларны барлыгы 16 автобус йөртә. Алар барысы да авторанспорт хуҗалыгының даими тикшерүендә, өстәвенә балалар өчен билгеләнгән автобуслар Республика дәрәҗәсендә үк контрольгә алынган. Автобус шоферлары иртәле-кичле медицина күзәтүе үтә. Автобуслар ГЛОНАСС терминалы базасында спутник навигациясенең заманча системалары белән җиһазланган. Мәктәп автобуслары спутник навигациясе белән Татарстан бюджеты хисабына җиһазлана һәм бу эш Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан башкарыла. Автобус йөртүчеләр, диспетчер контролендә булгач , тизлек режимын, маршрутны төгәл сакларга һәм расписание буенча йөрергә бурычлы.
Әйе, мәктәп автобусларына куелган таләпләр буенча районның автотранспорт хуҗалыгына дәгъва юк. Тик менә бу юнәлештә мәктәпләр үзләре, төгәлрәк әйткәндә, мәктәп директорлары битарафлык күрсәтә. 2020 -2021 уку елының икенче чиреген башладык, мәктәпләрдә өченче ай укулар бара. Шушы вакыт эчендә Актаныш үзәгендәге беренче һәм икенче мәктәп директорлары әле дә булса автобусларны балаларны озатып йөрергә тиеш булган укытучылар белән тәэмин итмәгән! Нәрсә бу? Битарафлыкмы? Үз вазыйфаңа җавапсыз караумы? Әллә укучылар өчен бөтен җаваплылыкны автобус йөртүчеләргә аударып калырга тырышумы?
Айзат Шакиров билгеләп үткәнчә, автобусларда озатып йөрүче укытучылар булмау шоферларның эшен күпкә катлауландыра. Автобус йөртүче юлдагы иминлекне кайгыртырга тиеш, ә менә автобусдагы балалар өчен озатып йөрүче укытучы җаваплы. Руль тотып барган шофер артта утырган балаларны ничек, ни рәвешле контрольдә тотарга тиеш сезнеңчә, хөрмәтле директорлар? Өстәвенә, автобус эчендә битлек режимы сакланмаган өчен, шоферларга ЮХИДИ вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр штраф та салынган.
Балалар иминлегенә битарафлык күрсәткән беренче һәм икенче санлы мәктәп директорларын утырыш барышында район башлыгы Энгель Фәттахов кискен тәнкыйть утында тотты. Аларга карата җитди чаралар күрергә боерды. Юкса, юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең октябрь утырышында да әлеге проблема күтәрелеп, мәктәпләргә мәcьәләне кичекмәстән хәл итү бурычы йөкләнгән иде. Бер ай үтеп тә, уңай якка үзгәреш булмавы гаҗәпләндерә...