ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – 2 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси мөрәҗәгатьләр белән гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында кергән сораулар эшкә урнашуга, торак мәсьәләсен хәл итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы иде. Энгель Нәвап улы һәр сорау буенча да мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, килеп туган һәр ситуациягә ачыклык керткәннән соң, сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорауның да чишелеше район хакимиятенең эш планына кертелде, җаваплы кешеләр билгеләнде.

Базар җитәкчелегенең  яңа таләбе – шәхси нокталарда үз продукциясе белән сату итүчеләрдән саткан өчен акча җыю карары – көнгә 50 сум – сатучыларда ризасызлык уяткан иде. Әлеге сорауны алар “Яшьлек” мәдәни үзәгендә сайлаучылар белән очрашу вакытында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка да җиткерделәр.

Авыл уеннарында  Актаныштан район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев җитәкчелегендә спортчы егет-кызларыбыз катнаша. Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Галләмова печән чабуда  көч сынашачаклар.  Сөембикә, Айгөл һәм  Рим Яппаровлар   Бөтенроссия авыл спорт уеннарында спорт гаиләсе буларак чыгыш ясый. 

 “Актаныш гармуннары” бөтенрәсәй фестивалендә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов , фестиваль кысаларында, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре белән очрашып, районның икътисады, эшмәкәрләр белән элемтәләр булдырып хезмәттәшлек итүдә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларында алып барылган эшчәнлек, инвестицияләр өчен тәкъдимнәр белән таныштырды.  


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Комбайннар парадына “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Алга”, “Эконом”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Әнәк” агрофирмасы комбайннарын тулысынча бастырган иде. Кыр кораблары 50 баллы система белән бәяләнде. Районның уртача күрсәткече 48,5 балл булып, “Башак” һәм “Ташкын” хуҗалыгы комбайннары иң югары балл тупладылар. 

30 июль көнне район мәдәният йорты каршында “Кызыл олау”ны каршы алу чарасы уздырылды. Хәзерге яшь буын өчен әллә ни зур чара кебек тоелмаса да, ачлыкны үз башлары аша кичергән өлкән буын кешеләре өчен аның әһәмиятенең ни дәрәҗәдә зур булуын аңлатып тору кирәкмидер.

«Актаныш икмәк  кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы  керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна  көзге  арыш. Актаныш  муниципаль районында  урак өсте  кысаларында һәр елны  «Кызыл олау»  үткәрелә.   


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Урак өстендә районга бөтен Рәсәйдән кунаклар кабул итү актанышлардан һәр өлкәдә дә өлгерлек, үкнәк эшчәнлек сорый иде. Кунакларны ачык йөз белән кабул итү, милли ризыкларыбыздан торган мул табыннар артында ике көн дәвамында ашату, Актаныш мисалында татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен күрсәтү, төрле төбәкләрдән килгән бәйгечеләргә осталыкларын күрсәтергә һәм үзара дустанә аралашып иҗади багланышлар булдырырга мөмкинлекләр тудыру һәм шул ук вакытта көндәлек хезмәткә, урак эшчәнлегенә дә тоткарлык тудырмау бердәм эшчәнлекне таләп итте.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни Шайгарданов Ильнар Ильяс улы һәм  әнисе -  Шайгарданова Әлфия Ринат кызы  беренче балалары - кызларына Динара исеме куштылар. 

“Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Л.Н.Шәфигуллинның I дәрәҗә дипломын эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Актаныш электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Ринат Хәернасовка район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International