Кыр кораблары иген диңгезендә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан комбайннарның әзерлеген махсус комиссия белән карап чыгып, комбайнын бик яхшы билгеләренә әзерләгән комбайнчыларга премияләр бирү гадәте яши. Бу, елның үзенчәлекләренә карап, техниканы әзерләү максатыннан башкарыла. Комбайннар парады быел, башка елларга караганда соңгарак калып, 27 июль көнне узды. Кайбер хуҗалык комбайннары инде урып-җыюга керешкәнлектән, аларның комбайннарын басуга барып карарга туры килде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендәге махсус комиссия һәр комбайнны энә күзеннән үткәрде.

“Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсенә якынлашуга парадка тезелгәндәй баскан комбайннар күзгә ташланды. Бирегә 23 комбайнның 23е дә карауга чыгарылган икән. Комбайнчылары комбайннары янында мәш килә. Кызыксынулы карашлары комиссия әгъзаларына төбәлгән. Чөнки аларның  һәрберсе үз юнәлеше буенча тикшерә бит. Кимчелекләрең булды исә, комбайның урып-җыюга кертелми һәм премиядән колак кагасың дигән сүз.

Хуҗалыкның баш инженеры Тимерҗан абый Әхмәдишин биредәге вәзгыять белән таныштырып үтте.

– Комбайннарның һәрберсен көздән үк күздән кичереп, кайсына нинди запас часть кирәклеген ачыклап, заявка бирдек. Комбайнчылар да акыллы хәзер. Һәр сезон саен подшипникларына кадәр яңаны куярга тырышалар. Иң мөһиме, урып-җыюлар вакытында ватылмыйча эшне башкарып чыгу. Безнең 10412 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарасы бар. Бер комбайнга 453 гектар җир туры килә. Хәзер комбайнда эшләргә бик ашкынып торучылар юк. Шунлыктан үзебезнең агрофирма өстәмә кызыксындыру чаралары билгеләде. Әгәр комбайнчы комбайнын парадка чыгара икән, аңа 3 центнер күләмендә икмәк һәм бер мең сум күләмендә премия бирелә, – диде ул.

 – Комбайннарның урып-җыю эшенә яраклымы-юкмы икәнлеген бөтен килеш тикшерәбез. Иң беренче ургычлардан башлыйбыз.  Технологик таләпләрнең үтәлеше дә карала, эчке сугу, җилгәрү өлешләре тикшерелә. Иләк,
ахырдан саламны сиптерү  өчен пычакларның үткенлеген дә күздән кичерәбез. Әлбәттә, төп таләп – комбайннарны куркынычсыз экплуатацияләү. Герметизация өлеше генә түгел, документларының тәртиптә булуы да тикшерелә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше дә карала, – диде район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов.

Комбайнның әзерлеге буенча  яхшы билге алу өчен, әлбәттә, болар гына җитми. “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров тарафыннан техниканың иләкләре, салам турау өлешләре, фартуклары белән тәэмин ителеше дә җентекләп күзәтелде. Комбайнчылар урып һәм суктырып карадылар. Болары инде урып-җыю барышында икмәкләр коелып басуда калмыймы һәм саламны ни дәрәҗәдә тураганлыгын белү өчен кирәк.

Комиссия әгъзалары һәр комбайнны карагач, уңай якларын күрсәтеп, кимчелекләрен төзәтү өчен вакыт билгеләделәр.

–Мин үзем Актаныштагы һөнәр училищесын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, “Әнәк” агрофирмасына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә килдем. Комбайнчым Валерий Солтанов ярдәмендә комбайнчы һөнәренең бар нечкәлекләренә төшендем. Өч елдан соң минем үземә комбайн бирделәр. Штурвалны үзең иярләү гел икенче. Җаваплылык арта. Техниканың төзеклеген тәэмин итәргә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга, икмәкләрне югалтуларсыз җыйнауга ирешү өчен бик нык тырышырга кирәк,  – ди Илнар Хафизов.

Ахырдан “Әнәк” агрофирмасы комбайннарына нәтиҗә ясаган вакытта аларның 23 комбайнының 11енең генә барлык таләпләргә җавап биргәнлеге ачыкланды.

– Быел әлеге агрофирма комбайнчыларының әзерлеге башка елларга караганда сүлпәнрәк булган. Җитәкчелегегез тарафыннан сезгә бик нык игътибар бирелсә дә. Герметизация буенча 11 комбайн гына үтте булып тора. Комбайннарның яңалыгыннан тормый. Кеше факторына күбрәк бәйле. Ралиф Тимеровның комбайны яңа да түгел, әмма әзерлеге ягыннан иң яхшы бәяне алды. Чөнки ул аны тиешле таләпләргә туры китереп әзерләгән,  – диделәр комиссия әгъзалары.

“Әнәк” агрофирмасы һәм “Чәчер” хуҗалыгы комбайннарының әзерлеген карауда район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та катнашты. Ул комбайнын бик яхшы әзерләгән Ралиф Тимеровка премияне икеләтә күләмдә тапшырды. 

– Басуларда матур гына игеннәр өлгереп килә. Аларны җыйнап алырга Ходай һава шартларын, мөмкинлекләрне дә бирсә, быел да ач булмабыз, үзебез дә, терлекләребез дә. Басуларда үскән икмәкләрне җыеп, табыннарга тикле тапшырырга язсын иде, – диде ул.

“Наратлы”, “Янаул, “Нур” хуҗалыклары комбайнчыларының да әлеге карауларга җитди әзерләнгәннәре сизелә иде. Алар тарафына комиссия әгъзаларыннан артык тәнкыйть сүзләре яңгырамады.

– 1983 елдан бирле комбайнчы булып эшлим. Урып-җыюларны атлар чабышны ничек көтә, без дә шулай җилкенеп көтеп алабыз. Ничек тә алдан барасы, күбрәк җыясы килә. Шуның өчен комбайнны бик җентекләп карап, төзәтеп, әзерлек сызыгына
бастырдым, – ди “Наратлы” хуҗалыгыннан Разим Кашапов.

“Таң” хуҗалыгы комбайнчылары белән басуда очраштык. Чөнки алар инде урып-җыюга кереп киткәннәр иде.

– Бер-ике көн алдан көзге бодайны теземнәргә сала башлаган идек. Кичә 6 комбайн шул теземнәргә салган икмәкне суктыра башлады. Уңыш уртача бер гектарга 28,6 центнер чыга. Дымлылыгы 15-16 процент тирәсе тәшкил итә, – ди хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әюпов.

Комбайннарның урып-җыюларга әзерлеген карап чыкканнан соң, Илдус Хәкимов ике комбайнның кимчелекләре шактый булуын искәртте. Аларны тиз арада бетерергә кирәклеген ассызыклады.

Аэропортка “Башак”, “Нигез” хуҗалыкларының, “Актаныш” агрофирмасының бу яктагы бүлекчәсе комбайннары чыгарга тиеш иде. Бары тик “Башак” хуҗалыгы комбайннары гына парадка баскан, “Нигез” һәм “Актаныш” агрофирмасыныкын басуда урып-җыюда, диделәр. “Башак” хуҗалыгының комбайннары нигездә яхшы әзерләнгән дигән бәя алдылар.

“Тамыр” хуҗалыгының көзге кыр эшләрендә катнашачак  8  комбайнының 7се карауга
баскан иде. Аларга да начар бәя бирелмәде. Армия сафларына киткәнче комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Илмир Хәкимов быел үзе штурвал артына утырган.

– Быел беренче тапкыр үзем комбайн иярлим. Күңелдә рәхәтлек хисләре, – ди механизаторлар династиясен дәвам итүче егет.

“Чишмә” агрофирмасының Мансур Хәмзин иярләгән комбайнын басуда эш барышында карады комиссия әгъзалары. Аларның комбайннар сафын тагын бер яңа комбайн тулыландырды.

“Чишмә” хуҗалыгы комбайнчылары да әлеге карауларга зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр. Басуга тезеп куйган комбайннарыннан да күренә ул. Алар тарафына тәнкыйть сүзләре ишетелмәде дияргә дә мөмкин.

– 1985 елдан бирле комбайнчы булып эшлим. Әлеге карауларга ныклап әзерләндек. Хәзер күпме икмәк җыйнап алуыбыз игеннәрнең өлгерешеннән һәм күбрәк үзебезнең ничек эшләвебездән тора. Исәбебез – сынатмаска, –  ди Фәндәвис Галләмов.

Байсар авылы янына “Ташкын” һәм “Алга” хуҗалыкларының комбайннары парадка чыккан иде. “Ташкын” хуҗалыгы комбайннары һәр елдагыча быел да сынатмадылар, зур әзерлек белән килгәннәр. Күңелне тагын бер әйбер сөендерде: моңарчы комбайннар парадына “Алга” хуҗалыгының бер комбайны чыкса, яисә бөтенләй чыга алмаса, быел аларның барлык комбайннары да баскан. Һәм әйтергә кирәк, әзерлекләре дә начар түгел. Моны комиссия әгъзалары да уңай яктан ассызыклады.

Комбайнчылар арасында сәнәк тоткан бер хатын-кызны күреп, янына бармый түзә алмадык.

–1990 елдан башлап, сигез еллап тормыш иптәшем Фарис Әхәтов янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Аннан олы кыз, аннан – уртанчы кыз, соңыннан төпчек кызыбыз әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып йөрде. Алар башлы-күзле булгач, тагын мин чыктым инде. Фарисның чит кеше белән эшлисе килми. Авыррак инде, шулай да
түзәбез, – дип елмайды Гөлҗидә апа. Афәрин аңа.

“Саф”, “Эконом” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәләре комбайннарын да дикъкать белән карады комиссия әгъзалары. 

– Комбайннарның әзерлеге сизелә. Ләкин булган кимчелекләрне авыр итеп түгел, ә  үзегезгә файда өчен дип кабул итегез. “Эконом” хуҗалыгының барлык комбайннары чыгуын уңай яктан бәялибез. Ә “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсе комбайннары әзерлек ягыннан үрнәк булырлык, –  диде алар.

–  Әлеге карауны мәшәкатьле чара дип исәпләсәк тә, моны кирәк дип саныйбыз. Бу механизаторларыбызга итәк-җиңнәрен җыярга булыша. Һәм алар район җитәкчелеге тарафыннан үзләренә бәяне көтеп тә торалар. Район урып-җыю кампаниясенә тулы әзерлек белән килә. Аеруча яшьләр булуы сөендерә. Караулар барышында уңай якка үзгәрешләрнең булуы күренде. Тир түгеп үстерелгән икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап алырга язсын, – дип фикерләрен ирештерде Дәниф Харисов.

Комиссия составында
“Татагролизинг” АҖнең баш инженеры Нурсил Вәлиев тә бар иде. Ул да игенчеләребезгә үзенең изге теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. 

Ахырдан нәтиҗәне Илдус Хәкимов ясады:

– Комбайннар парадына “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Алга”, “Эконом”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Әнәк” агрофирмасы комбайннарын тулысынча бастырган иде. Кыр кораблары 50 баллы система белән бәяләнде. Районның уртача күрсәткече 48,5 балл булып, “Башак” һәм “Ташкын” хуҗалыгы комбайннары иң югары балл тупладылар.

Хәзер инде комбайнчыларыбызга армый-талмый хезмәт куюларын гына телисе кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International