Җәйнең бер көне ел туйдыра – авыл халкы шәхси бизнесын булдыра

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш базарында бүген кием-салым алыйм дисәң дә, сезонга карап сатылучы җылы як ризыкларыннан – җиләк-җимештән авыз итим дисәң дә, үзебездә җитештерелгән ит-сөт ризыклары, җиләк-җимеш алырга теләсәң  дә сайлау мөмкинлеге бар.

Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, ит-сөт ризыкларын, кул эшләрен сату өчен моннан берничә ел элек сәүдә нокталары булдырылган иде. Анда сату итү дә түләүсез булды. Сатучы өчен дә, сатып алучы өчен дә отышлы мондый сәүдә актанышлылар тарафыннан бик тиз үз ителде.

Базар җитәкчелегенең  яңа таләбе – шәхси нокталарда үз продукциясе белән сату итүчеләрдән саткан өчен акча җыю карары – көнгә 50 сум – сатучыларда ризасызлык уяткан иде. Әлеге сорауны алар “Яшьлек” мәдәни үзәгендә сайлаучылар белән очрашу вакытында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка да җиткерделәр.

Базар җитәкчелеге белән сөйләшенеп, сатучыларның фикер-тәкъдимнәре җиткерелде. Мәсьәлә аңлашып хәл ителде. Район үзәгеннән килеп, авыллардан да төшеп үзенең шәхси хуҗалыгында, бакчасында җитештергән-үстергән авыл хуҗалыгы продукциясе, җиләк-җимеш, яшелчә сатучыларга хәзер сату итү күпкә отышлы. Көнлек түләү, аларның теләген искә алып, 10 сум итеп үзгәртелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International