Финанс, хуҗалык, җитештерү, техник эшчәнлек буенча республика электр элемтәсе хезмәтендә 2018 елның яртыеллык эшчәнлегенә “Таттелеком” җәмгыяте йомгак ясады. Һәр юнәлеш буенча да Актаныш электр элемтәсе хезмәткәрләре югары күрсәткечләргә ирешеп җиңеп чыктылар. “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Л.Н.Шәфигуллинның I дәрәҗә дипломын эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Актаныш электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Ринат Хәернасовка район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тапшырды.