Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни Шайгарданов Ильнар Ильяс улы һәм  әнисе -  Шайгарданова Әлфия Ринат кызы  беренче балалары - кызларына Динара исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти-әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International