“Актаныш гармуннары” бөтенрәсәй фестивалендә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов , фестиваль кысаларында, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре белән очрашып, районның икътисады, эшмәкәрләр белән элемтәләр булдырып хезмәттәшлек итүдә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларында алып барылган эшчәнлек, инвестицияләр өчен тәкъдимнәр белән таныштырды.
Технологик техникумда пленар утырышта катнашканнан соң, эшмәкәрләр технологик техникум, гимназия, “Бүләк” лагере, сәнәгать парклары, икмәк кабул итү предприятиесендә булдылар. “Актаныш гармуннары” фестивалендә мәртәбәле кунак буларак катнаштылар.