Актаныш спортчылары Курскида XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарында катнашалар

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

39 спортчы һәм  4 тренер  XII Бөтенроссия   авыл   спорт уеннарында  катнашу өчен  1 августта  Курск өлкәсенә киттеләр, әлеге чара Курск сугышында  Җиңүнең   75 еллыгына багышлана. Ул 2018 елның 3-7 августында узачак.  

Авыл  уеннары программасына 18 төр ярыш кертелгән, алар арасында спортның  классик төрләре дә бар: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гер күтәрү, городок спорты, җиңел атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо, өч төрле көрәштә көч сынашу һәм авыр атлетика.

Программада шулай  ук  һөнәри осталыкка ярышлар да каралган: сыер савучылар, чалгычылар,   механизаторлар ярышлары һәм спорт гаиләләре ярышлары.

Авыл уеннарында  Актаныштан район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев җитәкчелегендә спортчы егет-кызларыбыз катнаша. Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Галләмова печән чабуда  көч сынашачаклар.  Сөембикә, Айгөл һәм  Рим Яппаровлар   Бөтенроссия авыл спорт уеннарында спорт гаиләсе буларак чыгыш ясый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International