Беренче икмәк төште

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

30 июль көнне район мәдәният йорты каршында “Кызыл олау”ны каршы алу чарасы уздырылды. Хәзерге яшь буын өчен әллә ни зур чара кебек тоелмаса да, ачлыкны үз башлары аша кичергән өлкән буын кешеләре өчен аның әһәмиятенең ни дәрәҗәдә зур булуын аңлатып тору кирәкмидер.

Иртә яздан һәр көн басу тузаны иснәгән, маңгай тирен тамызган игенчеләребез өчен дә  байлык, муллык билгесе ул игеннәребез. Аларның һәр бөртеге өчен күпме көч куелганын алар үзләре генә беләдер. Шуңа да әлеге “Кызыл олау” бәйрәме дә алар өчен аеруча кадерле. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та катнашты.

– Ни генә дисәк тә, район халкы күңеле белән әлеге чараны көтеп тора. Чөнки һәркемне, быел басуларда икмәкләр ничек микән, кайчан урып-җыюга керешерләр микән, уңыш булырмы, һава шартлары мөмкинлек бирерме, дигән сораулар борчый. Шуның өчен дә беренче икмәкләрне каршы алу бәйрәмен уздырабыз. Быел да басуларыбызда икмәкләр мул уңыш вәгъдә итә. Аларны чәчми-түкми исән-имин җыйнап алырга язсын. Актаныш игенчесе дигән исемебезгә тап төшермәбез, дип ышанам. Игенчеләребезгә дә, җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәт, – диде ул.

“Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗанов, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев, икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе Хәйдәр Нурымов та үзләренең изге теләкләрен ирештереп, игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алырга һәм табыннарыбызга илтеп җиткерергә иде дип теләделәр.

Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, нәфис сүзләре аша игенчеләребезгә дан җырланды.

– Бу көн бик күңелле. Чөнки илебез амбарларына беренче олаулар икмәк белән китәчәк. Димәк киләчәктә без тук һәм табыннарыбыз икмәкле булачак. Игенчеләребезгә армый-талмый эшләүләрен телим, – дип, фикерләре белән
уртаклашты шушы чараны күрү өчен махсус килгән өлкән яшьтәге Флекс абый Латыйпов.

Икмәк төягән КамАЗ шоферларының да дулкынланганы сизелеп тора.

– Бу чарага ел да дулкынлану белән киләбез. Хуҗалыкта 2000 елдан бирле шофер булып хезмәт куям. Иртә яздан кара көзгә тикле басуда без. Урып-җыюларга керештек инде. Барлык игенчеләрнең дә урып-җыюларны әйбәт кенә башкарып чыгуларын телим, – ди “Башак” хуҗалыгыннан Алмаз Шәрипов.  

Изге теләкләр яңгырагач, быелгы ашлыктан пешерелгән икмәкләрдән авыз иткәч,  икмәк төягән КамАЗ машиналары колоннасы икмәк кабул итү предприятиесенә юл алды. Хәерле сәгатьтә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International