Актанышта “Актаныш гармуннары” бөтенрәсәй фестивалендә гармунчылар парадын район җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкләячәк, дигән алхәбәр бар татар дөньясын шаулатты. Биюче, гармунчы да булган Энгель Нәвап улының гармунда уйнаячагына шик белдерүче булмаса да, уттай урак өстендә, чынлап та, гармун уйнап йөрер микән, халыкны бәйгегә җәлеп итү генә түгел микән, дигән шик-шөһбәләр дә булды.
Урак өстендә районга бөтен Рәсәйдән кунаклар кабул итү актанышлылардан һәр өлкәдә дә өлгерлек, үкнәк эшчәнлек сорый иде. Кунакларны ачык йөз белән кабул итү, милли ризыкларыбыздан торган мул табыннар артында ике көн дәвамында ашату, Актаныш мисалында татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен күрсәтү, төрле төбәкләрдән килгән бәйгечеләргә осталыкларын күрсәтергә һәм үзара дустанә аралашып иҗади багланышлар булдырырга мөмкинлекләр тудыру һәм шул ук вакытта көндәлек хезмәткә, урак эшчәнлегенә дә тоткарлык тудырмау бердәм эшчәнлекне таләп итте.
“Актаныш гармуннары” бәйгесе Актанышның көндәлек эш ритмында “Комбайнчылар парады” белән башланды һәм игенчеләребез җомга көнне, хәерле сәгатьтә, дип, уракка төштеләр. Басу-кырларны урап кайткан район җитәкчесе Энгель Нәвап улы, фестиваль кысаларында, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре белән очрашып, районның икътисады, эшмәкәрләр белән элемтәләр булдырып хезмәттәшлек итүдә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларында алып барылган эшчәнлек, инвестицияләр өчен тәкъдимнәр белән таныштырды.
Һәр районның төп байлыгы – аның белемле, тәрбияле, яңалыкка омтылучы яшьләре. Шул уңайдан татар эшмәкәрләре райондагы, республикадагы белем бирү системасында куелган максатлар белән таныштылар. Технологик техникум, гимназия, “Бүләк” лагере, сәнәгать парклары, икмәк кабул итү предприятиесендә булганнан соң, татар эшмәкәрләре дә сабантуй мәйданында үтүче “Актаныш гармуннары” фестивалендә мәртәбәле кунак буларак катнаштылар.
Кытай татары Мулати Базарбай Бикчәнтәев Актаныш гимназиясенә Кытайдан татар балаларын укытырга җибәрергә теләге барлыгын белдерде. Актанышта татар мохитендә белем һәм тәрбия алып, Кытайда балаларыбызны татарчага өйрәтерләр, белем һәм тәрбия бирерләр иде, диде ул. Ике көн дәвамында барган фестивальдә мондый тәкъдимнәр күп булды. Иң мөһиме, татар эшмәкәрләре Актанышта балаларга олыларның яшәү үрнәгеннән чыгып белем һәм тәрбия бирелүен аңлап киттеләр. Оста гармунчыларыбызның балаларны гармунда уйнарга өйрәтүләрен күреп, һәр өлкәдә – сәнгатьтә, спортта, бакча-мәктәпләрдә, урта һөнәри белем бирүдә ирешкән уңышларыбыз белән таныштылар. Һәр җирлекнең тарихи күргәзмәлеге аша Актанышта мондый яшәү рәвешенең борынгыдан килгән күркәм гадәт икәнлегенә инандылар.
Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы: “Без татар милләтенә киләчәктә дә олуг шәхесләр тәрбияләргә омтылып эшлибез. Һәр бала сәләтле. Моның өчен, иң элек, вакытында аның сәләтен күреп алырга, юнәлешле үстерергә кирәк. Матди-техник база, укытучылар, остазлар кирәк. Иң беренче чиратта, һәр өлкәдә без аларга яшәү рәвешебез белән үрнәк күрсәтәбез. Чөнки балага иң беренче тәрбия гаиләдә бирелә, - диде.
Киров, Төмән, Удмуртия, Самара, Башкортстан якларыннан, Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан, шул исәптән Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Сарман, Саба, Арча якларыннан җыелган осталар 27 июльдә сабантуй мәйданында өч кечкенә мәйданчыкта: балалар мәйданчыгы - "Сөн", аерым башкаручылар мәйданчыгы - "Агыйдел", ансамбльләр мәйданчыгы "Ык" сәхнәләрендә ярышты. 28 июльдә Актаныш урамнарын гармунда уйнап әйләнеп, бергәләп “Актаныш басмалары” скверына төшкәннән соң, гармунга һәйкәл кую тантанасында катнаштылар. Җиңүчеләр дә гармун һәйкәле янында бүләкләнде.
Ачылу тантанасында районы җитәкчесе Энгель Фәттахов гармунчылар парадын җитәкләп – әйдәп мәйдан әйләнгәннән соң, тәбрикләү сүзен гармунда “Сагынам, дуслар!” көен уйнап башлады. Әтисе Нәвап абыйның яраткан көен уйнады. Гармун моңы - әтиләрнең, бабайларның күңел җылысын кадерләп саклаучы ядкарь, буыннарны тоташтыручы чылбыр да ул. Энгель Нәвап улына әтисе өченче сыйныфта укыганда гармун алып бирә, үзлегеннән уйнарга өйрәнә гармунчы. Бүген дә гармун аерылгысыз дусты, сердәше аның.
-Әтием дә хромкада уйный иде, - диде ул. – Һәр кешенең үз моңы, кыйбласы булырга тиеш. Без –актанышлылар шул моң белән уртаклашабыз бүген. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килүче кунакларыбыз Татарстанда Актаныш районы һәм анда әби-бабаларыбыз рухына тугрылык саклап яшәүче татарлар барлыгын белсен, безнең белән дустанә аралашып яшәсен – бу безнең теләк тә, омтылыш та, максатыбыз да.
Ачылу тантанасында шулай ук Актаныш истәлеге – сувенир буларак татар халык декоратив сәнгате эшләнмәләрен һәм татар сувенирларын сату, Актаныш авыллары тарихын чагылдырган һәм данлыклы кешеләрнең шәҗәрәләре урнаштырылган тарихи күргәзмәләр оештыру эшлекле сәүдә элемтәләре башлануга да нигез булды.
Актаныш гармунчылары Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин, Газинур һәм Мирзанур Фәрукшиннар, Нәфис Мәүләтов, Фәрит Хәбибуллин , Кирам Сатиев һәм башка бик күп осталарыбызның матур үрнәкләрен дәвам итеп, районда балаларны гармунда уйнарга өйрәтүче гармунчыларга, ике көн дәвамында фестивальдә гармунда уйнап, милләттәшләребезгә милли җырларыбызны, көйләребезне танытучы райондашларыбызга, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне күргәзмәлек аша халыкка тәкъдим итүче һәр җирлеккә, оештыручыларга, аеруча да, яшь гармунчыларыбызга Энгель Нәвап улы ихлас рәхмәтен белдерде. Гармунга һәйкәл ясаучы автор Яңа Әлем авылы егете Азат Сәрваровка, татарның гореф-гадәтләрен, милли үрнәкләребезне фестивальдә милләттәшләребезгә тәкъдим итүдә бәйрәм программасын эшләүче район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегенең баш белгече Альбина Гәрәевага, район мәдәният бүлеге режиссеры Илиза Мөхәммәтовага Рәхмәт хатлары тапшырды ул.
“Актаныш гармуннары” бәйгесендә Сабадан гармунчы Айнур Габделхаков, Азнакайдан “Һәй, егетләр” балалар фольклор ансамбле, Әгерҗедән “Көмеш телле гармун” халык ансамбле җиңү яулап, беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар. “Көй тартыш” бәйгесендә Сабадан Айнур Габделхаков һәм Актанышта туып үскән Иске Сәфәр кызы, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Гөлсия Хөсәенова финал өлешендә көч сынаштылар. Саба егете Айнур җиңү яулады. Якташыбыз Гөлсия дә аннан калышмады.
Гармунчыларыбыз Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе - композитор Инсаф Хәбибуллин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - композитор Илгиз Закиров, Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - гармунчы Ренат Вәлиев, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Мәхиянова, Башкортстанның Туймазы шәһәреннән Ямил Хәсәнов, Төмән өлкәсе, Муллаш авылы, "Пышны" фольклор ансамбленнән Нурзия Хәлиуллина, “Актаныш гармуннары” бәйгесе җиңүчесе Сабадан Айнур Габделхәев барлык катнашучылар исеменнән актанышлыларга рәхмәтләрен белдереп, әлеге фестивальнең киләчәктә дә зур колач белән үтүен теләделәр.