Эшлекле тәҗрибә уртаклашу вакытында да үзара элемтәләр булдыру, тәкъдим-сораулар буенча тиз карарлар кабул итү ягыннан Актаныш үрнәк күрсәтте. Берлек рәисе Мәхмүт Фәттахов “Актаныш икмәге” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышканда район җитәкчесе Энгель Фәттахов үзенең тәкъдимен белдерде – Актанышта лимонад җитештерү идеясын әйтте ул. Мәхмүт Габделхәмит улы аны хуплап, күтәреп тә алды.
-Комбайннар да, игенчеләр дә, җитәкчеләр дә басуда бүген – һәр сәгать, һәр минут нәтиҗәле үтә. Актаныш игенчесе, дигән данлыклы исемебез бар. Республикада игенчелектә яулаган биеклегебез бар – уңыш быел гектарыннан уртача 35-36 центнер чыга. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез, кара туфраклы, уңдырышлы җирләребез безгә тагын да зуррак бурычлар кую өчен нигез булып тора. Шуңа да без бүген эзләнәбез – төрле өлкәләрдә сыналган тәҗрибәне өйрәнәбез.
Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев төркемендәге Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Галләмова печән чабу төре буенча көч сынашып, Татарстан командасына уңыш китерделәр, шәхси беренчелектә дә җиңү яуладылар.
Актаныш кырларында 104 комбайн урып-җыюда эшли. Уракка әзерләнгән 100 комбайн сафына яңа комбайннар да кушылды. Быелгы уракка “Әнәк” агрофирмасына – ике, “Чәчер”гә һәм “Алга” хуҗалыгына берәр комбайн кайтты.
Урак барышында һәр комбайнчының көндәлек эше районда комбайнчылар арасында барган бәйге күрсәткечләрендә урын ала. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улының махсус премиясе һәр биш көн саен урып-җыюны әйдәүче комбайнчыларга кырда җыр-моң тукталышында тапшырыла. Комбайнчылар һәр минутның кадерен белеп, үзара ярышып эшләсәләр дә, җитәкчеләр белән фикер алышырга, эшчәнлекләренә карата булдырылган кызыксындыру чараларына – акчалата премия алырга, агитбригада чыгышын тыңларга кыска гына тәнәфес ясап алалар.
"Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе механизаторлары Эльбрус Мөхәммәтов (625,8 т.), Ильмир Гайнанов(451,7 т.), Альберт Шәнгәрәев (449,1 т.) А.И.Тимиров кул кысып премия тапшырган беренче комбайнчылар булды.
3 август көнне Татар Ямалы мәдәният йорты һәм китапханә берлегендә балалар өчен "Дуслык бәйрәме" оештырылды. Чара бик күңелле һәм кызыклы булды. Бәйрәм барышында балалар бер-берсе белән таныштылар, төрле кызыклы конкурсларда, уеннарда катнаштылар.
31 июль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Актаныш басмалары” ял паркында Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Балачакка ешрак кайтыгыз!” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Бу кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен балалар һәм килгән кунаклар бик теләп укыды, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Алар 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чаптыручыларга биреләчәк, алар 3 төркем чапкыч буенча билгеләнәчәк. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак.
Төзү, төзекләндерү, җылыту сезонына әзерлек эшләренең барышы буенча бүген – 2 август көнне хакимиятнең утырышлар залында чираттагы атналык киңәшмә үтте. Аны район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов алып барды.