3 август көнне Татар Ямалы мәдәният йорты һәм китапханә берлегендә балалар өчен "Дуслык бәйрәме" оештырылды. Чара бик күңелле һәм кызыклы булды. Бәйрәм барышында балалар бер-берсе белән таныштылар, төрле кызыклы конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Бергәләп балачак җырларын җырлап, төрле биюләр биеп күңел ачтылар, дуслыкка багышланган әкиятләрне, мәкальләрне искә тошерделәр. Мультфильм герое Кот Леопольд та балаларга үзенең уеннарын тәкъдим итте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр көтелмәгәндә "Җәйге Кыш бабайлар " ролен башкарып, балаларны күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Бәйрәмнән кечесе дә, олысы да күтәренке кәеф белән кайтып китте.