Спорт – Россия: Актаныш спортчылары Курскта җиңү яулый

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Актаныш спортчылары Курск өлкәсендә XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалында катнаша.  

Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев  төркемендәге Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Галләмова печән чабу төре буенча көч сынашып, Татарстан командасына уңыш китерделәр, шәхси беренчелектә дә җиңү яуладылар.  

Сөембикә, Айгөл, Рим Яппаровлар   Бөтенроссия авыл спорт уеннарында спорт гаиләсе буларак чыгыш ясый. 

Авыл уеннары программасы 18 дисциплина: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гер күтәрү, җиңел һәм авыр атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо һ.б. буенча ярышларны үз эченә ала.

Бүләкләнү мизгелләре фоторепортажда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International