Актаныш һәр өлкәдә дә күркәм нәтиҗәгә ирешүче һөнәр осталары белән дан тота. 7 август көнне Актанышка республиканың һәр районыннан сәүдә хезмәтендәге тәҗрибәле җитәкче-белгечләр килде. Татарстан Республикасы кулланучылар берлеге 2018 елның беренче яртыеллык эш йомгаклары буенча нәтиҗә ясады. Аның Актанышта үтүенең дә сәбәбе бар – актанышлыларның эш тәҗрибәсен республиканың шәһәр-районнарына күрсәтү.
Казаннан иң ерак урнашкан – 370 чакрым – район булса да, инвестицион яктан аның өстенлекле ягы: Башкортстан, Удмуртия республикалары белән чиктәш булуы. Уфа - 210, Ижау 190 чакрым ераклыкта. Татарстан башкаласы Казаннан ерак урнашу үзебездә җитештерелгән продукцияләрне чимал рәвешендә сату, беренчел эшкәртү һәм төргәкләп сату нокталарына чыгару буенча тышкы һәм эчке базарда үз урыныбызны табуда нигез булып тора. Ә инде Удмуртия һәм Башкортстан республикасы шәһәрләренең безгә якын булуы сәүдә элемтәләренең киң кырлы булуына нигез бирә. Тышкы базарда үз товарларыбызны тәкъдим итү һәм сату буенча да тупланган тәҗрибә бар. Шәхси бизнесның һәм эре предприятиеләрнең бер-берсен тулыландырып эшләве - икътисадый тотрыклылык базарда үз сүзебезне әйтергә, инвестицияләр ярдәмендә һәр төр өлкәдә җитештерүдә яңа бурычлар куярга Актанышның өстенлекле ягы. Моннан тыш, федераль трассага, халыкара аэропортларга якын урнашу да сәүдә багланышлары өчен кулай.
Республика кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов җитәкчелегендә семинарда катнашучылар “Стриж” җәмгыятендә, “Свежее мясо” ит кибетендә, Яңа Әлем авылындагы “Актаныш икмәге” җәмгыятендә булганнан соң да Актаныштагы экче сәүдә әйләнешен, район халкының үзебездә җитештерелгән товарларны сатып алуга өстенлек бирүен ачык күз алладылар.
Сату культурасы, яңа хезмәт төрләрен, яңа технологияләрне эшчәнлектә куллану һәм үзкыйммәтне төшерүдә максатчан икътисадый нигез белән эшләүдә Актаныш тәҗрибәсе республиканың сәүдә хезмәткәрләренә үрнәк буларак тәкъдим ителде.
Эшлекле тәҗрибә уртаклашу вакытында да үзара элемтәләр булдыру, тәкъдим-сораулар буенча тиз карарлар кабул итү ягыннан Актаныш үрнәк күрсәтте. Берлек рәисе Мәхмүт Фәттахов “Актаныш икмәге” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышканда район җитәкчесе Энгель Фәттахов үзенең тәкъдимен белдерде – Актанышта лимонад җитештерү идеясын әйтте ул. Мәхмүт Габделхәмит улы аны хуплап, күтәреп тә алды.
-Актанышта игенчелек продукциясен сыйфатлы үстереп, үзебездә үк эшкәртеп, төргәкләп, сату нокталарына чыгару буенча эшләүче җәмгыятьләр район халкының сатып алу ихтыяҗын да каплый, күрше-тирә районнарга да товар саталар җитештерүчеләр. Сөтне эшкәртү, сөт продукцияләрен төрләндереп эшләү, халыкка берәмтекләп һәм сату нокталарына күмәртәләп сату буенча районга бер миллиард инвестиция кертелде. Киров авылындагы май заводында хәзер яңа-заманча технологияләрдә эшчәнлек алып барыла. Безнең әле ит продукциясен үзебездә үк эшкәртеп, әзер товарны төргәкләп сәүдә нокталарына чыгару тәҗрибәсе юк. Шәхси хуҗалыклар, фермерлар мисалында ул өлкә дә үзен отышлы күрсәтә – кош итен һәм ат итен тозлап та, каклап та сату тәҗрибәсе барлыкка килде. Халык бик теләп какланган каз-үрдәген дә, ат казылыгын да яратып сатып ала.
Район кулланучылар җәмгыяте Фарил Нургалиев җитәкчелегендә яңарыш кичерде. Актаныштагы 88 авылга да хезмәт күрсәтә җәмгыять. Автолавка белән дә авылларда сату итәләр. Республика максатчан программаларының сәүдә өлкәсендә дә эшләве Актанышта сәүдә эшенә яңалыклар кертергә мөмкинлек бирә , - дип, пленар өлештә фикерләре белән уртаклашып, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.