Җырлы-моңлы урак өсте

2018 елның 4 августы, шимбә

Актаныш игенчеләре һәр елны урып-җыю вакытында басулардан кайтмый диярлек эшләсәләр дә,  район сулышы, көндәлек вакыйгалар үзәгендә кайнап эшлиләр алар.

Уракка да, иң элек, комбайнчылар парады үткәреп, һәр кайсы үз эшенең остасы булуын раслап, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы кулыннан акчалата премия алып, хәер-фатиха белән керештеләр.

Урак барышында һәр комбайнчының көндәлек эше районда комбайнчылар арасында барган бәйге күрсәткечләрендә урын ала. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улының махсус премиясе һәр биш көн саен урып-җыюны әйдәүче комбайнчыларга кырда җыр-моң тукталышында тапшырыла. Комбайнчылар һәр минутның кадерен белеп, үзара ярышып эшләсәләр дә, җитәкчеләр белән фикер алышырга, эшчәнлекләренә карата булдырылган кызыксындыру чараларына – акчалата премия алырга, агитбригада чыгышын тыңларга кыска гына тәнәфес ясап алалар.  

Сәнгатькәрләребез Чулпан Салихова, Атлас Әмируллин, Робсон Мусин, Марат Шәйхетдинов урып-җыю вакытында агитбригада төркемендә эшлиләр. Аларга авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре дә кушыла. Амбар алдындагы эшчәнлектә дә һәр елны актив катнаша мәдәният хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International