Комбайнчы остазлар яшьләргә үрнәк күрсәтә

2018 елның 4 августы, шимбә

Актаныш кырларында 104 комбайн урып-җыюда эшли. Уракка әзерләнгән 100 комбайн сафына  яңа комбайннар да кушылды. Быелгы уракка “Әнәк” агрофирмасына – ике, “Чәчер”гә һәм “Алга” хуҗалыгына берәр комбайн кайтты.

Һәр комбайнчы да урак алдыннан теория һәм гамәли күнекмә буенча укытылды, имтихан алынып, районда комбайнчыларның рейтингы билгеләнде. Урак барышында аларның һәр кайсы да бөртекне югалтуларсыз җыеп алу бурычын куя, үзара ярыша. Урып-җыю тәмамланганнан соң, комбайнның маркасына һәм суктырылган бөртек күләменә карап җиңүчеләр билгеләнеп, акчалата премияләр тапшырылачак.

Урып-җыю вакытында да һәр биш көн саен комбайнчылар арасында кыр батырлары билгеләнә. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның махсус премиясенә беренче биш көнлек йомгаклар буенча "Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе комбайнчылары Эльбрус Мөхәммәтов (625,8 т.), Ильмир Гайнанов(451,7 т.), Альберт Шәңгәрәев (449,1 т.), "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсеннән Зәки Җәмилов (516,8 т), "Чишмә" агрофирмасыннан Мансур Хәмзин (354,2 т), "Таң" хуҗалыгыннан Айдар Хуҗин (460,5 т) лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International