Мәктәпләрне, социаль объектларны төзекләндерүдә иң төп бурычларның берсе – аларның балалар, халык өчен уңайлы итеп эшләнүе һәм сыйфатлы итеп төзелеш эшләрен башкару

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Төзү, төзекләндерү, җылыту сезонына әзерлек эшләренең барышы буенча бүген – 2 август көнне хакимиятнең утырышлар залында чираттагы атналык киңәшмә үтте. Аны район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов алып барды.

Район үзәгендәге һәм авыллардагы төзелеш эшләренең барышы, хәл итәсе мәсьәләләр, алга куелган бурычлар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов таныштырды.

Мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре инде тәмамланып килә, Кәзкәй авылындагы кадер-интернат мәктәбен капиталь төзекләндерү  дә бүген кызу темплар белән бара. 20 августка барлык төзекләндерү эшләрен дә тәмамлау бурычы куелды киңәшмәдә.

-Мәктәпләрне, социаль объектларны төзекләндерүдә иң төп бурычларның берсе – аларның балалар, халык өчен уңайлы итеп эшләнүе  һәм сыйфатлы итеп төзелеш эшләрен башкару, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.

Районда  кышка - 2018-2019 елгы җылыту сезонына   әзерлек эшләренең торышы белән дә таныштырды Руслан Илүс улы. Торак фонды, бюджет өлкәсе һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларын  җылыту сезонына әзерләүне 5 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы тора төзүчеләр  һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар алдында. Атна  саен уздырылучы   штаб утырышларында әлеге мәсьәлә игътибар үзәгендә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм инновацион үсеш буенча урынбасары Альберт  Индәриф улы Тимиров район үзәген төзекләндерү һәм үзәктәге оешмаларның тирә-як территорияләрен тәртипкә китерү, җәяүле һәм транспорт агымы  өчен уңайлы мөмкинлекләр тудыру буенча эш барышы белән таныштырды. Һәр оешма  белән дә әлеге юнәлештә бердәм эш планы булдырылган, атналык эш барышы турында штаб утырышында хәбәр ителә, фикер алышына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International