Актанышта беренче кыр батырларына тәүге премияләр тапшырылды

2018 елның 4 августы, шимбә

Актанышта беренче башакларны җыйнап алган көннән төгәл бер атна вакыт үтеп тә киткән. Район җитәкчелеге дә тырыш хезмәт куйган үз батырларына хөрмәт билгеләрен күрсәтеп тора.

 

Урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны кызыксындыру максатында район җитәкчелеге быел да матди яктан стимул бирүче чараларны башлап җибәрде - урып-җыю кампаниясенең беренче биш көнендә иң күп икмәк игүгә ирешкән комбайнчыларга акчалата премияләр бирделәр.

 

Премияләрне кыр корабларын иярләгән батырларга Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимиров, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов тапшырды.

 

Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайнның маркасы да, көче дә исәпкә алынды һәм ул шулай дәвам итәчәк. Шул рәвешле җиңүчеләр дә 3 категориядә билгеләнде.

"Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе механизаторлары Эльбрус Мөхәммәтов (625,8 т.), Ильмир Гайнанов(451,7 т.), Альберт Шәнгәрәев (449,1 т.) А.И.Тимиров кул кысып премия тапшырган беренче комбайнчылар булды.

Комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсеннән Зәки Җәмилов (516,8 т), "Чишмә" агрофирмасыннан Мансур Хәмзин (354,2 т), "Таң" хуҗалыгыннан Айдар Хуҗиннар (460,5 т) да алды.

 

Шунысы игътибарга лаек,  исемлектә яшь  егетләрнең дә исем-фамилияләре  бар. 22 яшьлек Айдар Хуҗин шундыйлардан. Кайчандыр хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган егет менә ике ел инде урып-җыю кампаниясен кыр корабы штурвалы артында каршылый. Хезмәтенең хөрмәтләнүенә ул ихластан сөенүен яшермәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International