Энгель Фәттахов: “Актаныш игенчесе бүгеннән киләсе ел уңышын формалаштыра”

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

-Комбайннар да, игенчеләр дә, җитәкчеләр дә басуда бүген – һәр сәгать, һәр минут нәтиҗәле үтә. Актаныш игенчесе, дигән данлыклы исемебез бар. Республикада игенчелектә яулаган биеклегебез бар – уңыш быел гектарыннан уртача 35-36 центнер чыга. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез, кара туфраклы,  уңдырышлы җирләребез безгә тагын да зуррак бурычлар кую өчен нигез булып тора. Шуңа да без бүген эзләнәбез – төрле өлкәләрдә сыналган тәҗрибәне өйрәнәбез. Гектарыннан 50-60 центнер уңыш алуны максат итеп куябыз. Киләсе ел уңышын бүгеннән планлаштырабыз. Район хуҗалык җитәкчеләре белән Башкортстанның Чакмагыш районында булып, аларның иген игү тәҗрибәсе белән таныштык. Яңа сортлар белән эшләүдәге, иген игүдәге яңалыкларын үзебездә  - Актанышта да кулланачакбыз, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов 6 август көнне “Башак”, “Нигез” хуҗалыклары басуларында узган семинар-киңәшмәдә.

 “Башак” хуҗалыгында яңа сортлар игү тәҗрибәсе белән баш агроном Радик Закиров таныштырды. Хуҗалыкта бодайның 17 сорты районлаштыру буенча сынау үткән быел. Һәр кайсының уңыш бирүчәнлегенә, авыруларга каршы торучанлыгына  анализ ясады ул. Хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хуҗин хуҗалыкта иген игү культурасы һәм технологиясе буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Седераль пар җире калдырып, аны ике кат эшкәрткәннән соң - 17 августтан көзге чәчәүгә керешергә ниятлиләр алар.

“Нигез” хуҗылыгында җитәкчеләр урып-җыюдан соң басуларда саламны җиргә кертеп ваклату, беренчел эшкәртү – чүп үләннәреннән котылу өчен традицион җир эшкәртү технологиясе белән таныштылар.

Көзге чәчүне башкару өчен район хуҗалыкларында планлаштырылган җир мәйданнарының 60 проценты эшкәртелгән инде. Көз бодай һәм арыш чәчү район буенча 18000 гектарда башкарылачак.

Уңышның нигезен дөрес технология белән эшкәртелгән җир, элгәре культура, әйбәт сорт игү һәм аны дөрес тукландыру, ашлама кертү билгели. Яңа сортлардан көзге бодайның “Хәзинә”, “Балкыш”, “Дарина”, “Казанская – 560” сортларын чәчү планлаштырыла. Уңышны арттыруда җитәкчеләрнең селекционерлар белән турыдан-туры эшләве дә, фәнни хезмәткәрләр, гамәлдә кулланучы хуҗалыклар белән элемтәдә торуы да мөһим.

Гектар көчен  арттыруда    район хуҗалыкларының берничә еллык стратегик эзлекле эш планы булдырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International