Халыктан кергән сораулар, гозер-үтенечләр хәл ителә – район җитәкчесе Энгель Фәттахов шәхси мөрәҗәгатьләр буенча кабул итү үткәрде

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Бүген – 2 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси мөрәҗәгатьләр белән гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында кергән сораулар эшкә урнашуга, торак мәсьәләсен хәл итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы иде. Энгель Нәвап улы һәр сорау буенча да мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, килеп туган һәр ситуациягә ачыклык керткәннән соң, сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорауның да чишелеше район хакимиятенең эш планына кертелде, җаваплы кешеләр билгеләнде.

Халык белән очрашулар вакытында район җитәкчесе Энгель Фәттаховка  район үзәгендәге җәмәгать мунчасының эшчәнлеге, аскы Актанышны төзекләндерү һәм яшелләндерү,  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату өчен базарда төзелгән сату нокталарында аренда түләвенең өлкәннәр өчен кулай  булуын сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бүгенге көндә аларның һәммәсе дә уңай хәл ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International