ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу факт буенча районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Хәзер балалар кирәкле медицина ярдәмен ала. Башлангыч диагноз - гастроэнтеритның кискен формасы. Прокуратура районга килгән Роспотребнадзор белгечләре белән бергә тикшерү алып бара. 

Актаныш район хастаханәсендә Актанышның 2 нче мәктәбенең I-VI сыйныф укучыларына табиблар ярдәм күрсәтә. Күңел болгану, косу билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүче 20 баладан да, анализлар алынып, тикшерү өчен җибәрелгән. Балалар арасында авыр хәлдәге авырулар юк, дүртесенең сәламәтлек торышы уртача авырлыкта, дип хәбәр итә табиблар.

Бүген – 6 сентябрьдә  Актанышның 2 нче мәктәбендә укучы  16 баланы хастаханәгә  салганнар.

Үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга кирәкле квалификацияле ярдәмне күрсәтәләр һәм тикшерү үткәрәләр.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Сигезенче сыйныф укучылары Алчинов Ролан, Әсләмов Эльмир, Газизов Фирзәр, Гыйльмуллин Айбар, Мөхәммәтдинов Данил, Николаев Станислав, Рәхмәтуллин Гомәр, Газетдинов Гадел, Чернов Александр, Желтоносов Ярослав укытучылары Ленар Раил улы Ахмаров җитәкчелегендә Югады Богады авылы янындагы питомникта булып, урман үсентеләрен көз һәм кыш өчен әзерләүдә катнаштылар.

Питомникта ике еллык үсентеләрдән - 27000 чыршы, 54000 карагай, 180000 нарат, 15000 каен, быел гына орлыктан тишелеп үскән 150000 чыршы, 42000 карагай, 120000 нарат, 21000 каен үсентесе үстерелә.

Урманчыларның "Урман хезмәткәрләре көне" профессиональ бәйрәмен (16 сентябрьдә) билгеләгән көннәрдә Татарстанда "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясе старт ала, ул 8-14 сентябрьдә узачак. 

Алимент суммасы 1 миллион сумнан артык булган күп балалы ханым сөйләшү барышында үзенең хаталарын төзәтүе хакында белдерде.  Вакытында тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, аналык хокукыннан мәхрүм ителгән ана өч  балага алимент түли. Бүгенге көндә әлеге ханым эчүчелектән дәваланып, эшкә урнашкан. 

2013 елга кадәр әлеге шәхси счетның торышын "бәхет хатлары" аша елга бер тапкыр белешеп торырга мөмкин иде. 2013 елда хатлар җибәрү туктатылды. Шәхси счет, ягъни пенсия хисабында күпме балл җыелганын хәзер ничек белергә була?


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

“Милләтләр кроссы” 2004 елдан башлап, һәр елны сентябрь аенда үткәрелә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы массакүләм спорт бәйрәме 15 сентябрьдә 11 сәгатьтә хакимият бинасы каршында башлана.

Рәхим итегез, теркәлү 10.00 – 11.00 сәгатьләрдә.

Рәсәй Пенсия фондының  Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе  Сергей Шашуров Актанышта пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International