ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Олимпиадада катнашу өчен 8-11 сыйныф укучыларының 1-16 сентябрь көннәрендә http://tatzpp.ru/ сайтында Кулланучылар хокукын яклау буенча олимпиада бүлегендә теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң, укучының электрон адресына тест биремнәре киләчәк. Беренче тур 20-25 сентябрь көннәрендә була.

Ата-аналары билгесез булган балалар өчен 2018 елдан Рәсәйдә социаль пенсиянең яңа төре кертелде. Татарстан Республикасында әлеге төр пенсияне алучы 40 граждан бар. Пенсиянең күләме 1 апрельдән 10360, 52 сум тәшкил итә. Ул бала 18 яшькә җиткәнче, югары уку йортларында көндезге уку бүлегендә укыган очракта  23 яшькә кадәр  түләнә. Түләүләр опекун яки оешма-попечитель тарафыннан ачылган аерым хисапка күчерелә.

2018 елның 13 сентябрендә Монополияга каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесенең урынбасары Игорь Николаевич  Павлов гражданнарны  һәм эшмәкәрләрне шәхси кабул итү үткәрә. Кабул итү 14 сәгать 00 минутта  түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 йорт, 18 бүлмә .


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

9 сентябрьдә Актаныш районында Актаныш, Аеш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалы, Уразай һәм Чуракай җирлекләрендә җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә  сайлау уздырылды.

Сайлау нәтиҗәләре.

Көнбатыш Казахстанның Уральск-Җаек каласында югары дәрәҗәдә республика сабантуен оештырудагы хезмәтләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховка һәм Актаныш районы халкына, сабантуйда катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, меморандум төзелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов бәйрәмдә катнашучыларны котладылар, дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Сабантуй мәйданчыкларын карадылар, көрәш батырларына бүләкләр тапшырдылар. Актаныш районы оештырган татар мәйданчыгын да карадылар. Монда районның иҗади коллективлары концерт программасы күрсәттеләр һәм татар халык ашлары белән сыйладылар. 


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бүген – 9 сентябрьдә Актаныш районында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә рәвештә сайлау иртәнге 7 сәгатьтә башланды.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Үзәк китапханә хезмәткәрләре 6 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстанның халык шагыйре Р.Миңнуллинга 70 яшь  тулу уңаеннан “Шигъри тәнәфес” уздырды.

 

Ана капиталы буенча 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа  гамәлгә кергән иде.  Ана капиталы сертификатын тапшыру 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Капиталны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий юкка чыгарылды. Ана капиталын айлык түләү белән өлешләп алу мөмкинлеге кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International