Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов белән очраштып, җирле хакимият һәм бизнес вәкилләре белән эшлекле форум үткәрде. Эшлекле очрашуда Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимиров катнашты. Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, меморандум төзелде.