“Милләтләр кроссы – 2018” җиңүчеләре - укучылар
Кросска старт 11 сәгатьтә бирелде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов кросста катнашучыларны сәламләде. Үзе дә VIP-йөгерүдә катнашучыларны әйдәп йөгерде. Һәр яшь үзенчәлегендә йөгерүчеләрдән беренче килүчеләрне финиш сызыгында каршы алып, җиңүчеләргә көч биреп торды ул.
Бүген Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашты.
Район Советы утырышында каралачак башлык вазифасына, күпчелек тавыш җыеп, Энгель Фәттахов кандидатурасы сайланды.
«Наше время – Безнең заман» VI ачык республикакүләм эшче яшьләр телевизион фестивале кабат әйләнеп кайтты! Август аеның матур традициясенә әверелгән әлеге чара эшче яшьләр иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре 12 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулу уңаеннан тематик кичә уздырды. Чарада “Шагыйрь күңелендә ниләр бар?” дигән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды.
Мәчет ачылу тантанасында Рамазан мәчетен төзүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән авылдашлары – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовка, “Агроснаб” оешмасы җитәкчесе Шәйхенур Шәеховка, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисовка район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.
11 сентябрьдә Актанышта алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төнлә минималь һава температурасы +2..+5, туфракта урыны белән -1ºка кадәр кырау төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +17..+20º тәшкил итәчәк.
Әгәр ата-ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү эшчтәлегендә катнашмый һәм алиментларны түләү турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү булмаса, аларны карап тотуга (алиментлар) акчаларны Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 маддәсе, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 122 маддәсе нигезендә суд аша түләтергә мөмкин.
Гаиләләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туса яки икенче баланы уллыкка-кызлыкка алсалар, бала яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасын айлык түләүләр итеп күчертергә мөмкин. Тик моңа хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала.