Актанышта «Милләтләр кроссы-2018” узды

2018 елның 16 сентябре, якшәмбе

Бүген – 16 сентябрь көнне Актаныш районы йөгерешчеләре Бөтенроссия йөгерү көне “Милләтләр кроссы – 2018” һәм “Татарстан кроссы – 2018”  ярышына кушылды. Чарада барлыгы 700 кеше катнашты. Йөгерешчеләр арасында иң яше  2,5 яшьлек Әгъләмов Айнур, иң өлкән катнашучы  68 яшьлек Шәрипова Әнисә булды. Аларга “Бердәм Россия” партиясе истәлек бүләкләре тапшырды.

Милләтләр кроссы - гади спорт ярышы гына түгел, күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерүче мөһим чара. Анда катнашып, үзеңне спортчы буларак күрсәтергә була.  Кросс үзеңне сынап карау  өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бүгенге ярышта да яңа чемпионнар ачыкланды, гадәттәгечә, даими спорт белән шөгыльләнүче райондашларыбыз җиңү яулады. Җиңүчеләр сафын Актанышның 1 нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары тулыландырды.

 Кросска старт 11 сәгатьтә бирелде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов кросста катнашучыларны сәламләде. Үзе дә VIP-йөгерүдә катнашучыларны әйдәп йөгерде. Һәр яшь үзенчәлегендә йөгерүчеләрдән  беренче килүчеләрне финиш сызыгында каршы алып, җиңүчеләргә көч биреп торды ул.

Ярыш ахырында һәр йөгерү төркеме буенча да җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International