Актаныш муниципаль районы башлыгы вазифасына «Бердәм Россия» сәяси партиясе Энгель Фәттахов кандидатурасын сайлады

2018 елның 14 сентябре, җомга

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Актаныш районы җирле бүлегенең  XXVIII  конференциясе узды.

Сәяси партия әгъзалары Актаныш муниципаль районы башлыгы – Актаныш муниципаль районы Советы рәисе вазифасына үз кандидатурасын чыгарды.

Район башлыгы вазифасына партия әгъзаларыннан Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов  һәм Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова тәкъдим ителде.

Район Советы утырышында каралачак башлык вазифасына, күпчелек тавыш җыеп, Энгель Фәттахов кандидатурасы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International