Энгель Фәттахов Актаныш район башлыгы итеп сайланды

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашты.

Район Советына район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховтан үз вазифаларыннан вакытыннан алда китү турында гариза керде. Депутатлар әлеге гаризаны кабул итте. Утырыш барышында депутатлар тавыш бирү юлы белән район башлыгын сайлады. Бу вазифага Актаныш авыл җирлеге депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре Энгель Фәттахов  сайланды. 
 

Актаныш район башлыгы булып сайланган Энгель Нәвап улы Фәттахов ышаныч белдерүләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Актаныш район Советы депутатларына рәхмәтен белдерде, ышанычны аклап, район халкына хезмәт итәргә сүз бирде.

Район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары  Альберт Тимиров билгеләнде.

Утырыш ахырында Актаныш  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International