Шәрип авылында Рамазан мәчете районыбызда 54 нче мәчет булып ачылды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

8 сентябрь көнне Шәрип авылында Рамазан мәчете районыбызда 54 нче мәчет булып ачылды.

Мәчеткә 2003 елда нигез ташы салынган. Авыл халкының, иганәчеләрнең, “Нур” хуҗалыгының ярдәме белән сафка баса ул. Быел 21 август  – корбан гаете көнне мәчетнең манарасы һәм ае куелган иде. Узган шимбәдән мәчет Шәрип авылы халкы өчен үз ишекләрен ачты. Мәчетнең имам-хатибы Зәки хәзрәт Сазгиев, мәчеттә авыл халкына ислам дине нигезләрен өйрәтәчәкбез, ди.

Мәчет ачылу тантанасында Рамазан мәчетен төзүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән авылдашлары – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Дәниф Харисовка, “Агроснаб” оешмасы җитәкчесе Шәйхенур Шәеховка, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисовка район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Рамазан мәчете ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашып, шәриплеләрнең шатлыгын уртаклашты, мәчеткә тавыш көчәйткеч аппаратура алу өчен сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International