Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 18 сентябрь көнне дәүләт органнары, муниципаль районнар һәм эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсенә эш сәфәре белән барды.
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында антиэкстремизм тематикасын иң яхшы яктырту бәйгесендә катнашып,
“Антиэкстремизм тематикасы буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә “Актаныш-информ” радиотапшырулар бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтова мактаулы икенче урын яулады.
Районда терлекчелек тармагында август ае нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр.
Республика басуларыннан уртача 26 центнер уңыш чыкса, 10 район 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алды. Иң алдынгы урында Зәй районы (37,1 ц/га), икенчедә -Әтнә (33,2 ц/га), өченчедә – Актаныш( 32,5ц/га) һәм бүгенге көнгә иң күп тулаем җыем Актанышта - 151 мең тонна.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М., физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 14 команда арасыннан 7 нче урынны яулады.
Якташыбыз Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләк иясе булды.
Актаныштан “Нигез”, ”Таң” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмалары, Теләкәй, Пучы, Такталачык авыл җирлекләре, “Ибраһимов”, “Хафизов”, “Дәүләтов”, “Арысланов” фермер хуҗалыклары, “Касымов” сөт заводы, “Актаныш” кулланучылар җәмгыятьләре алып барган яшелчә, ит-сөт, икмәк продукцияләрен шәһәр халкы яратып сатып алды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 2 курс кызлары өчен “Хәят” яшүсмерләр клубының чираттагы дәресен уздырды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 31 августындагы 01-05/232-пр санлы боерыгы нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләгәндә җитешсезлекләрне профилактикалау максатларында 2018 елның 10 сентябреннән 8 октябрьгә кадәр Актаныш районында ЮХИДИ ЮПХ белән берлектә "Хосусый зат" операциясе уздырыла.
“Милләтләр кроссы – 2018” җиңүчеләре – зурлар.