ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Гаиләдә эшкә яраклы булмаган бер кеше булган очракта пенсиягә тәгаенләнгән түләүләр 6643 сум 87 сумга кадәр арта, андыйлар икәү булса - 8 304,84 сум, өчәү булса – 9 965,81 сум.

Ана капиталын балалар бакчасына айлык түләү өчен кулланырга мөмкин. Ел башыннан чикләүләр бетерелеп, балага өч яшь тулганчы ук әлеге максатта Ана капиталын кулланырга мөмкин. Моның өчен район пенсия фондына балалар бакчасы белән төзелгән килешүне һәм айлык түләү суммасы исәбен китерү кирәк.

Актаныш районында 13100 кешегә вакцина ясау планлаштырыла, шуның 4210 е балалар.

Бүгенге көндә 2850 кешегә вакцинация ясалды, шуның 950 се  балаларга.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары”  категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шулай ук 8(85552) 3-11-41 телефон номеры буенча да аноним шалтыратулар кабул ителә.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.

3-6 ноябрь – ял көннәре. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килгәнлектән, ял дүшәмбегә күчерелә. 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

 3 сентябрьдә Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу яңа истәлекле дата Бесланда (Төньяк Осетия) 2004 елның 1-3 сентябрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

25 сентябрьдә Россия Пенсия фонды ил буенча Бердәм пенсия грамотасы көне уздыра. 

Дәүләт Думасы депутаты, «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 19-21 сентябрьдә Санкт-Петербургта узачак икенче Евразия хатын-кызлар форумында катнашачак.

"ИЖС объектлары өчен төзелешкә рөхсәтне гамәлдән чыгару" темасы буенча сораулар һәм җаваплар буенча "кайнар линия" нәтиҗәләре белән  русча вариантта таныша аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International